Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; 2 тегермән була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1151,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Күклек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында “Ударник” колхозы оештырыла, 1969 елдан “Труд” совхозы составында, 1970 елда “Серп и молот” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Күклек” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1987–1994 елларда башлангыч мәктәп, 2013 елга кадәр клуб (бинасы 1987 елда төзелә).

2012 авылда чишмә буенда Табыну хачы куелган.

Халык саны

1859 елда – 246,
1887 елда – 572,
1905 елда – 810,
1920 елда – 728,
1926 елда – 848,
1938 елда – 652,
1949 елда – 326,
1958 елда – 217,
1970 елда – 130,
1979 елда – 70,
1989 елда – 47,
2002 елда – 35,
2010 елда – 27,
2017 елда – 28 кеше (керәшен татарлар – 44,83%, руслар – 24,14%, марилар – 24,13%, украиннар – 6,9%).