Тарихы

XVI йөздә (башка мәгълүматлар буенча – XVIII йөздә) нигез салына. 1929 елның 27 маена кадәр рәсми исеме – Саралы, революциягә кадәрге чыганакларда Введеньевский исемнәре белән дә билгеле. Авылда туган В.М.Бехтерев хөрмәтенә исеме үзгәртелә.

1621 елгы “Трёхсвятский сарай авылының дозор китабында” Саралы авылында 1617 елда ясаклы татарлар яшәгән дип күрсәтелә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, киез итек басу, олаучылык кәсепчелеге тарала.

1689 елда авылдан ерак түгел, Татарстан территориясендә иң элеккеге заводларның берсе – бакыр эретү заводы нигезләнә (1 мич, 1727 елда 120 пот бакыр эретелә, эшчәнлек елларында барлыгы 3000 потлап бакыр эретелә), 1730 елларда ябыла. 1720 елда заводка В.Н.Татищев һәм И.Блюэр килә (Берг-коллегия йөкләмәсе буенча Уралга тау заводлары төзү өчен юнәләләр).

1732 елда авылдан ерак түгел Тула тимерчесе Л.Красильников тарафыннан Коринский (Каринский) бакыр эретү заводына нигез салына (4 мич, ел саен якынча 1000 пот бакыр эретелә). Җирле крәстияннәр заводка теркәлә. 1820 елларда эшчәнлеген туктата, җиһазлары сатыла.

1774 елда Коринский бакыр эретү заводы хуҗасы С.Т.Красильников өендә Е. Пугачёв туктала.

1800–1810 елларда С.Т.Красильников акчасына таш Петропавел чиркәве төзелә (классицизм стилендә тарихи-мәдәни мирас истәлеге; 1938 елда ябыла, чаң манарасы җимерелә, совет чорында бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, хәзер авария хәлендә). 1876 елдан чиркәү каршында мәктәп эшли, балаларны рухани С.А.Сперанский укыта.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 5648,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Трёхсвятский волостена керә. 1920–1921 елларда Вотяк автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга районында (1985–1988 елларда Менделеев районында).

Хәзер Бехтерев авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Бедняк” (беренче рәисе – С.Я.Горюнов), “1 май” (беренче рәисе – В.С.Барышев), “Смычка” (беренче рәисе – А.П.Гольцев) колхозлары оештырыла. 1934 елда алар “Вторая пятилетка” колхозына берләштереләләр. 1944 елда колхоз составыннан “Большевик” колхозы аерылып чыга.

1950 елда “Большевик”, “Смычка”, “Заря”, “Рудный” колхозлары “Вторая пятилетка” колхозы составына керә. 1956 елда колхоз Бехтерев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1960 елда аның составына Калинин исемендәге колхоз (Гәр авылы) керә. 1995 елдан Бехтерев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә Алабуга ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елдан авылда башлангыч мәктәп эшли (1920 еллар ахырында 200 укучыга исәпләнгән агач бина төзелә), 1945 елдан соң – сигезьеллык (мәктәп каршында Гәр авылы балалары өчен интернат була), 1986 елда – урта (шул ук елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

1996 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – Н.С.Яковлева). Экспозициянең төп бүлекләре: “В.М.Бехтерев”, “Чал тарих”, “Алар беренчеләр иде”, “Колхоз җитәкчеләре”, “Алар Ватан өчен көрәштеләр”, “Мәктәп тарихы”.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (бинасы 1960 елда төзелә), балалар бакчасы (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, чиркәү (2008 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сударушка” рус фольклор ансамбле эшли (1985 елдан, 1998 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – М.Р.Рәимҗанов).

Күренекле кешеләре

В.М.Бехтерев (1857–1927) – Россиянең алдынгы психиатры, невропатолог, физиолог, Россия рефлексология һәм патопсихология мәктәбенә нигез салучы, медицина докторы, Санкт-Петербургта Психоневрология интитутына нигез сала (1908 ел);

П.Н.Кулыгинский (1798–1855) – дин әһеле, педагог, төбәкне өйрәнүче;

А.В.Овчинин (1966 елда туган) – слесарь, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

А.И.Созутов (1947 елда туган) –физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1887 елда – 1303,
1926 елда – 1288,
1958 елда – 452,
1970 елда – 484,
1979 елда – 524,
1989 елда – 497,
2002 елда – 712,
2010 елда – 789,
2017 елда – 709 кеше (руслар – 80%, татарлар – 15%, башка милләт вәкилләре – 5%).