Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык һәм тукучылык.

Мәчет 1854 елдан мәгълүм, 1867 елдан аның каршында мәктәп эшли.

XX йөз башында икмәк саклау-сату кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2174,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Югары Яхшый авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Эконом” колхозы оештырыла. 1950 елда “Коминтерн” колхозы итеп үзгәртелә. 1960 елда “Кызыл Сөн” колхозы составына керә. 1984 елда  Түбән Яхшый, Табанлы Күл, Тәкмәк авыл торак пунктлары “Җиңүнең 40 еллыгы” колхозына аерылып чыга.

1994 – 2002 елларда “Яхшый” кооперативлары берләшмәсе. 2003 – 2006 елларда “Яхшый” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елдан  “Эконом” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Эконом” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, үсемлекчелек, терлекчелек беләш шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда җидееллык,1961 елда – сигезьеллык, 1965 елда – урта, 1989 елда – тулы булмаган урта, 2002 елда – урта (яңа бина төзелә), 2003 елда – тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1976 елда бина төзелә), китапханә, балалар бакчасы, фельдшер пункты бар.

Күренекле кешеләре

Д.Ш.Шәрипов (1939 елда туган) – патофизиолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор, РФнең югары белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 128,
1859 елда – 304,
1870 елда – 341,
1884 елда – 509,
1906 елда – 759,
1913 елда – 545,
1920 елда – 528,
1926 елда – 473,
1938 елда – 465,
1949 елда – 527,
1958 елда – 322,
1970 елда – 361,
1979 елда – 280,
1989 елда – 203,
2002 елда – 203,
2010 елда – 202,
2015 елда – 204 кеше (татарлар).