Тарихы

Авылга 1755 елда нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1858 елда), 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, бакалея, икмәк саклау-сату кибетләре бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2806 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Усы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Усы” колхлзы оештырыла. 1957 елда Киров исемендәге совхоз составында. 1974–1993 елларда “Айман” совхозы, 1994–1996 елларда “Усы” кооперативлары берләшмәсе, соңрак Киров җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берләштерелә. 

Халкы “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1974 елдан), мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (күп функцияле үзәк бинасында, 2013 елда төзелә).

Күренекле кешеләре

Р.Х.Закиров (1938 – 2007) – шагыйрь;

Х.К.Кәримова (1925 елда туган) – РСФСРның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы;

Р.М.Мингазова (1958 елда туган) – ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты;

Р.Г.Сәлихова (1948 елда туган) – ТРның халык артисты;

Н.Т.Талипов (1932 – 1996) – ТРның атказанган ветеринария табибы;

И.Т.Уразаев (1931 елда туган) – РФнең атказанган укытучысы.

Халык саны

1795 елда – 266,
1816 елда – 201,
1834 елда – 260 ир заты;
1859 елда – 734,
1870 елда – 756,
1884 елда – 1033,
1897 елда – 1110,
1906 елда – 1249,
1913 елда – 1364,
1920 елда – 1235,
1926 елда – 866,
1938 елда – 897,
1949 елда – 622,
1958 елда – 545,
1970 елда – 628,
1979 елда – 542,
1989 елда – 364,
2002 елда – 344,
2010 елда – 308,
2015 елда – 280 кеше (татарлар).