- РУС
- ТАТ
Татарстанның Актаныш районындагы авыл. Актаныш авылыннан 40 км көньяк-көнбатыштарак, Сикия елгасы буенда урнашкан
Авыл 1753 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Улуйменево-Тамак исеме белән билгеле.
XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, киндер сугу, тәгәрмәч тугымы ясау.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 700 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Хәзер Югары Яхшый авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда “Комбинат” колхозы оештырыла. 1950 елда Чапаев исемендәге колхоз составында (Тәкмәк авылы). 1984 елда Югары Яхшый, Табанлы Күл, Тәкмәк торак пунктлары “Җиңүнең 40 еллыгы” колхозына аерылып чыга. 1994 – 2002 елларда “Яхшый” кооперативлар берләшмәсе, 2003 – 2006 елларда “Яхшый” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә “Эконом” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Н.Х.Ләисов (1935 елда туган) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, профессор, ТРның атказанган укытучысы;
И.М.Мирзаянов (1959 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
Ф.Ф.Хәмидуллин (1938 елда туган) – ТРның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре;
И.Г.Хисмәтуллин (1961 елда туган) – композитор, “Илһам” студиясе директоры (Түбән Кама шәһәре);
А.Ш.Шакиров (1924 – 2004) – педагог, ТРның һәм РФнең атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры.
1834 елда – 25 ир заты;
1859 елда – 82,
1870 елда – 94,
1884 елда – 134,
1906 елда – 236,
1913 елда – 280,
1920 елда – 266,
1926 елда – 450,
1938 елда – 530,
1949 елда – 537,
1958 елда – 225,
1970 елда – 321,
1979 елда – 217,
1989 елда – 122,
2002 елда – 122,
2010 елда – 116,
2015 елда – 114 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.