Тарихы

Авыл 1706 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 460,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварынан Актаныш районында.

Хәзер Күҗәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Лена” колхозы оештырыла.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф

1974 елга кадәр башлангыч мәктәп була.

Халык саны

1870 елда – 153,
1913 елда – 226,
1926 елда – 358,
1938 елда – 224,
1949 елда – 198,
1958 елда – 110,
1970 елда – 203,
1979 елда – 129,
1989 елда – 50,
2002 елда – 27,
2010 елда – 21,
2015 елда – 14 кеше (татарлар).