Тарихы

Авыл 1745 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Башкорт Суыксуы исеме белән билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, сәүдә итү.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, почта станциясе урнаша, мәчет (1798 елдан билгеле), мәктәп, җил һәм су тегермәне бар, базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3035,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Суыксуы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Авангард” колхозы оештырыла. 1954 елда аның составына “Укуральше” колхозы керә (Мари Суыксуы авылы). Колхозларны эреләндерү чорында берничә торак пункты белән “Байкал” колхозына берләштерелә, соңрак “Гигант” колхозы итеп үзгәртелә. 2003 елдан “Яңавыл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1930 елларда ветеринария участогы оештырыла (2015 елда яңа бина төзелә). 1956 елда авылда икмәк пешерү йорты, ашханә, соңрак – колбаса цехы ачыла. 1969 елда “Сельхозхимия” район берләшмәсе оештырыла.

Халкы күбесенчә “Яңавыл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда ике класслы мәктәп ачыла, 1928 елда дүрт класслы (бина төзелә), 1978 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1979 елда яңа бина төзелә). Мәктәп каршында музей эшли.

1929 – 2000 елларда авылда участок хастаханәсе була (1989 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (1955 елда клуб бинасы төзелә, 1968 елда – мәдәният йорты), китапханә (1952 елда), балалар бакчасы (1930 елларда төзелә), табиб амбулаториясе, “Зифа” профилакториясе, “Хатирә” мәчете бар (2011 елдан).

Күренекле кешеләре

М.С.Әхмәтханов (1944 елда туган) – ТРның атказанган энергетигы;

С.Г.Гыйльманов (1930 – 2005) – бетончы, Социалистик Хезмәт Герое, ике Ленин ордены, өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры;

Ф.М.Моратов (1953 елда туган) – ТРның атказанган табибы;

А.Н.Фәррахов (1963 елда туган) – “Татнефтегазстрой” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2003 елдан, Әлмәт шәһәре).

Халык саны

1795 елда – 197,
1834 елда – 431,
1859 елда – 546,
1870 елда – 632,
1884 елда – 599,
1897 елда – 778,
1906 елда – 972,
1913 елда – 929,
1920 елда – 983,
1926 елда – 1041,
1938 елда – 922,
1949 елда – 822,
1958 елда – 883,
1970 елда – 909,
1979 елда – 988,
1989 елда – 933,
2002 елда – 875,
2010 елда – 855,
2015 елда – 843 кеше (татарлар).