Тарихы

Авыл 1702 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрле чыганакларда Югары Такталачык, Иске Такталачык исемнәре белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, он тарту.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, полиция уряднигы фатиры урнаша, 2 мәчет, мәктәп, мәдрәсә, земство хастаханәсе (1914 елда, бина 1916 елда төзелә), 8 җил тегермәне, бакалея, икмәк саклау-сату кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 13644 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Такталачык авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла. 1959 – 1958 елларда Молотов исемендәге колхоз. 1950 елларда аның составына “Әҗмәт” (Әҗмәт авылы), “Чулпан” колхозлары керә (Түмерҗә авылы). 1958 елда “Кызыл Тау” (Куян авылы), “Кызыл игенче” (Шәрип авылы) колхозлары белән берләшә. 1994 – 2003 елларда “Таң” кооперативлары берләшмәсе, соңрак – “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1953 елда урта (яңа бина төзелә), 2016 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1990 елда яңа бина төзелә, анда ярдәмче интернат мәктәбе, балалар бакчасы, ясле урнашкан).

1991 елда мәктәптә М.Мутин исемендәге музей оештырыла (оештыручысы – Р.Ф.Ахунов һәм С.Х.Ахунова), экспозиция актер М.Мутинга һәм ТССРның халык шагыйре Г.Афзалга, төбәк тарихына багышлана (700 гә якын саклау берәмлеге).

1944 елда 3 нче номерлы балалар йорты ачыла, 1957 елда аңа Яңа Әлем балалар йорты кушыла (1966 елга кадәр эшли). 1967 елда элеккеге балалар йорты җирлегендә Такталачык гомумбелем бирү сигезенче төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәп оештырыла (хәзер физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык интернат-мәктәп итеп үзгәртелә; 2008 елда яңа бина төзелә).

1930 елда авыл хастаханәсе район үзәк хастаханәсенә әйләнә, үзгәртеп кору елларында “Аккош” шифаханәсе була.

Авылда сәнгать мәктәбе (1999 елдан), табиб амбулаториясе, мәдәният йорты (бина 1964 елда төзелә), китапханә бар.

Авылда тарихи-мәдәни мирас истәлекләре саклана: земство хастаханәсе бинасы (1914 елда, башта модерн стилендә төзелгән ике биналы комплекс була; классицистик юнәлешендәге этлетика стилендә гражданлык архитектура истәлеге).

Такталачык участок хастаханәсе территориясе янында 1919 елның ноябрь-декабрендә крәстияннәр күтәрелеше (“сәнәк фетнәсе”) вакытында җәзалап үтерелгән Такталачык авылының башлангыч укытучысы С.И.Фәйзуллинаның каберенә һәйкәл куелган (1984 елда).

Такталачык һәм Уразай авыллары янында “Такталачык” комплексы – буралы курган, Чиркәскүл, Чиялек культураларына караган археология истәлекләре урнаша.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Афзал (1921 – 2003) – ТССРның халык шагыйре, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Р.И.Гарипова (1940 елда туган) – ТРның атказанган табибы;

М.И.Мутин (1885 – 1941) – драма актеры, ТАССРның атказанган артисты;

Н.С.Нургалиев (1952 елда туган) – ТРның атказанган химигы;

А.Б.Фәйрушин (1943 елда туган) – музыкант, хормейстер, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ф.Г.Фәррахов (1944 елда туган) – педагог, ТРның атказанган укытучысы;

А.С.Фәтхиев (1937 – 1992) – археограф, әдәбият белгече;

М.М.Хәкимов (1902 – 1992) – ТРның атказанган табибы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Р.Г.Шәвәлиева (1946 елда туган) – педагог, ТРның атказанган укытучысы;

Ленар Шәех (1982 елда туган) – шагыйрь, филология фәннәре кандидаты.

Халык саны

1747 елда – 27 ир заты;
1795 елда – 422,
1834 елда – 792,
1859 елда – 1507,
1870 елда – 1545,
1884 елда – 1805,
1897 елда – 1996,
1906 елда – 2473,
1920 елда – 2115,
1926 елда – 2272,
1938 елда – 1781,
1958 елда – 1153,
1970 елда – 1256,
1979 елда – 1164,
1989 елда – 1000,
2002 елда – 828,
2010 елда – 832,
2015 елда – 856 кеше (татарлар).