Рәхимсез җәберләү, кысу, баскынчылык мәгънәсендә йөри. « Монгол-татар изүе» термины XIV–XVI йөзләр чиркәү елъязмалары традициясеннән туа.

Библиядә бәян ителгән вакыйгалар («Иоанн Богослов вәхие») һәм эсхатологик текстлар («Мефодий Патарский вәхие») белән ассоциатив бу традиция нигезендә Русьның монгол ханнары тарафыннан яулануын аңлау һәм аңлату омтылышы ясала. Мәскәү кенәзлеге ныгып, Идел буе Рус дәүләтенә буйсындырылганнан соң (XV йөз ахыры — XVI йөз), православиегә нигезләнгән империячел бердәм держава идеологиясе («Мәскәү — Өченче Рим») формалаша башлый, яңа идеология буенча Русь-Урда мөнәсәбәтләре тарихы «үткәндәге кара чор» итеп күзаллана.

XVI йөз — XVII йөз башы тарихи публицистикасында (кара «Казанский летописец») ул «татар изүе» тарихи формуласында чагылыш таба, XVIII йөздә — XIX йөзнең 1 нче яртысында яшәгән рус тарихчылары Н.М.Карамзин, С.М.Соловьёв һ.б.ның хезмәтләрендә тенденциоз тарихи фактлар белән ныгытылып, кайвакыт « монгол-татар изүе» яки «татар-монгол изүе» формасында историографик концепция буларак тәкъдим ителә. Әлеге мифологема әдәбиятта, публицистикада һәм дәреслекләрдә киң таралыш ала.

XVIII–XIX йөзләрдә ул чит илләрнең гыйльми даирәләрендә, еш кына сәяси максатларда — Россиянең артта калганлыгын исбатлау өчен кулланыла. 1930–1940 елларда, сталинизм һәм империячел идеология яңарылышы чорында, рус историографиясендәге традицион мифологемалар белән беррәттән «монгол-татар изүе» төшенчәсенә марксизм-ленинизм классиклары биргән бәяләр киң әйләнешкә кертелә: «Бу золым изү белән бергә аның корбанына әверелгән халыкны кимсетә, җанын киптерә» («Это иго не только давило, оно оскорбляло и иссушало душу народа, ставшего его жертвой». К.Маркс); «империалистлар ... штык очларында яңа — иске татар золымыннан һич кенә дә яхшырак булмаган мәсхәрәле золым алып киләләр» («империалисты ... несут на своих штыках новое позорное иго, которое ничуть не лучше старого татарского ига». И.В.Сталин).

Тоталитар хакимият шартларында мондый бәяләмәләр советлар историографиясендә «монгол-татар изүе» турында берьяклы гына күзаллау барлыкка килүгә зур йогынты ясый. Чит илләр историографиясендә «монгол-татар изүе» теориясе Г.В.Вернадский һәм аның фикердәшләре тарафыннан тәнкыйть ителә.

1990 еллардан башлап, яңа концепцияләр һәм фактлар нигезендә, әлеге мифологема Россиянең фәнни даирәләрендә анализлана һәм тәнкыйть объектына әверелә бара. Чит ил галимнәре һәм Россия тарихчыларының тикшеренүләрендә Алтын Урданың рус дәүләтчелеге үсешендәге роле төрле яклап карала, рус кенәзләре һәм Алтын Урда ханнары арасындагы элек күзалланганнан күпкә катлаулы мөнәсәбәтләр ачыклана, Русьта Мәскәү гегемонлыгы урнашу процессы өйрәнелә, XIII–XV йөзләр Русеның чын тарихын «татар изүе» мифологемасына кайтарып калдыруның ялгыш булуы исбатлана.

Әдәбият           

Насонов А.Н. Монголы и Русь. М., 1940;

Татаро-монголы в Азии и Европе. М., 1978;

Каргалов В.В. Конец ордынского ига. М., 1980;

Назаров В.Д. Свержение ордынского ига на Руси. М., 1983;

 Соловьёв С.М. Сочинения. М., 1988–89. Кн. 2–3;

Кучкин В.А. Русь под игом: Как это было? М., 1991;

Карамзин Н.М. История государства Российского. М., 1992–93. Т. 4–5;

Вернадский Г.В. Монголы и Русь. Тверь, 1997;

Горский А.А. Москва и Орда. М., 2000;

Halperin Ch.J.The Tatar Yoke. Columbus (Ohio), 1986;

шул ук. Russia History. Bloomington, 1987;

Har­tog L. Russia and the Mongol Yoke. L., 1996.

Автор — И.Л.Измайлов