- РУС
- ТАТ
«Ак чәчәк көне», һәр ел саен туберкулез белән чирләгән кешеләргә ярдәм йөзеннән үткәрелә торган хәйрия акциясе
«Ак чәчәк көне»н үткәрү фикере Скандинавиядә барлыкка килә, беренче тапкыр бу көн 1908 елның 1 маенда – Швециядә, соңрак Норвегия, Дания, Германия һ.б. Европа илләрендә үткәрелә.
Бөтенроссия туберкулезга каршы көрәш лигасы 1910 елда оештырыла. 1913 елда ул 190 чамасы мөстәкыйль җәмгыятьне берләштерә һәм анда 30 меңгә якын кеше исәпләнә. Медицина әдәбиятында, махсус брошюраларда зур шәһәрләрдә туберкулездан үлүчеләр һәм авыручылар турында статистик мәгълүмат басыла.
Бөтенроссия туберкулезга каршы көрәш лигасының Казан бүлеге 1911 елда оеша (рәисе – профессор А.Н.Казимбәк). 1911 елның 1(14) маенда үткәрелгән гуманитар акциядә Казан халкы һәм университет студентлары актив катнаша. Бу көндә урамнардан ак чәчәкләр белән бизәлгән атлы арбалар үтә, мәйданнарда туберкулез турында әңгәмә һәм лекцияләр оештырыла. Казанда беренче «Ак чәчәк көне»нә багышланган витрина бизәлә. Җыелган акча ютәлгә каршы көрәш өчен тотыла (бушлай дәвалау, рус, татар, чуаш һәм мари телләрендә брошюралар һәм рәсемле плакатлар нәшер итү).
1912–1915 елларда җәмгыять 65 мең сум акча туплый. А.Н.Казимбәк инициативасы белән шушы акчага һәм аның фондка керткән шәхси иганәсенә балалар санаторие төзелә (1920).
1998 елда «Каменка» хастаханәсенең баш табибе Р.Ә.Җәләлиев тырышлыгы белән «Ак ромашка» гуманитар акциясе яңадан торгызыла, туберкулезга каршы көрәш буенча хәйрия фонды булдырыла (президенты Р.Ә.Җәләлиев). 1998 нең октябрендә телемарафон уздырыла.
Беренче иганәчеләр – Усад спирт заводы (директоры И.М.Егоров) һәм Биектау районы хакимияте җитәкчелеге. Җыелган акчага «Каменка» хастаханәсенә капиталь ремонт ясала, фонд тарафыннан профессор А.Н.Казимбәк исемендәге еллык бүләк раслана (елның иң яхшы фтизиатрына бирелә), медицина университетын тәмамлаганнан соң фтизиатр булып эшләргә ниятләгән студент-отличникларга стипендия билгеләнә.
Ел саен 24 мартта Татарстан Республикасында Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне – «Ак ромашка» хәйрия акциясе үткәрелә.
Залялиев А. Река времени. Казань, 2001.
Авторы – Р.Г.Исхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.