Биографиясе

1926 елның 23 ноябре, Киров өлкәсе Малмыж шәһәре – 2004 елның 10 ноябре, Уфа.

1949 елда Башкорт медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1966–1991 елларда колак, тамак һәм борын авырулары кафедрасы мөдире.

Бер үк вакытта Башкортстан АССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш оториноларингологы. Республикада беренче булып Ишетүне яхшырту үзәге (Уфа шәһәре) оештыра.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре озена этиологиясе һәм патогенезы, бугаз күчереп утырту проблемаларына, урта колак патологиясендә вируслар ролен ачыклауга, фронтитларга, баш сөяге эчендәге отоген катлаулануларга диагноз кую, дәвалау һәм аларны фаразлауга, тонзилоген интоксикация һәм ревматизмга дифференциаль диагноз кую мәсьәләләренә, оториногологик патологияне дәвалауда лазер куллануга карый. Урта һәм эчке колак патологиясе булган авыруларны тикшерүнең комплекслы электрофизиологик ысулларын эшли; озена барлыкка килүнең оригиналь концепциясен тәкъдим итә һәм бу авыруны патогенетик дәвалауны гамәлгә кертә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Электрофизиологические исследования в динамике отогенных внутричерепных осложнений. Уфа, 1986.

Лечение химических ожогов пищеварительного тракта. Уфа, 1985 (автордаш).