Административ-территориаль буйсынуы

1916 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан Казан губернасының Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шомбыт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы башлыча урманчылыкта, бюджет оешмаларында, «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә, Якын тирәдәге торак пунктлар предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә. Клуб (бинасы 1955 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1938 елда – 35,
1970 елда – 203,
1989 елда – 138,
2002 елда – 142,
2010 елда – 143,
2020 елда – 137 кеше (татарлар – 97%).