Биографиясе

1028 ел, Кашгар шәһәре янындагы Азык авылы — 1126 ел, Опал шәһәре.

Барсхан шәһәре әмире Хөсәен бине Мөхәммәднең улы, Мавәраэннәһерне яулаган караханилар идарәчесе Богра хан оныгының баласы.

Багдад һәм Кашгар мәдрәсәләрендә белем алган дип фаразлана. Күп сәяхәт итә, легендалар, риваятьләр, тарихи хикәяләр язып ала; телләр һәм төрки кабиләләрнең диалектларын өйрәнә. Аның тикшеренүләренең нәтиҗәсе булып гарәп телендә язылган «Диване лөгать әт-төрк» (1072–1074) сүзлеге тора. Ул — безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бердәнбер иң борынгы төрки диалектология ядкәре. Анда 9 меңнән артык сүз һәм сүзтезмә теркәлгән, фонетик һәм морфологик үзлекләре буенча төрки телләрнең классификациясе бирелгән, Урта Азия, Көнчыгыш Төркестан, Идел һәм Урал буе халыклары һәм төрки кабиләләре турында киң лингвистик, тарихи-мәдәни һәм этнографик мәгълүматлар туплап гомумиләштерелгән. Сүзлектә шулай ук Римнан Кытайга кадәр таралган төрки кабиләләрнең атамалары китерелгән, Мәхмүд Кашгари тарафыннан төзелгән дөнья картасында аларның географик урыннары күрсәтелгән; анда шулай ук лирик һәм йола җырлары, төрки-мөселманнарның будда динендәге уйгырларга каршы сугышлары турында героик эпостан өзекләр, А.Македонский походлары турында тарихи риваятьләр һәм легендалар, 400 дән артык мәкаль һәм әйтемнәр урын алган.

Мәхмүд Кашгари иҗат мирасын өйрәнүгә С.Е.Малов, А.Н.Кононов, Җ.Вәлиди, С.Ахаллы, А.Курышҗанов, Х.Мәхмүтов, К.Броккельман, Әхмәдзәки Вәлиди Тоган һ.б. ватандаш һәм чит ил төрки телләр белгечләре зур өлеш кертә. Сүзлек В.Аталай тарафыннан төрекчәгә — «Divanü Lûgat it-türk tercümesi» (1–3 т., Әнкара, 1939–41), С.М.Моталлибов тарафыннан үзбәкчәгә — «Туркий сўзлар девони» (1–3 т., Таш., 1960–63) тәрҗемә ителә.

Әдәбият       

Мәхмүтов Х. Мәңгелек ядкәр. К., 2002;

шул ук. Борынгылар әйткән сүзләр: VIII–XVII йөз төрки-татар ядкәрләрендә афоризмнар. К., 2002;

Әхмәтҗанов М. Халкыбызның олуг зыялысы // Мирас. 2006. № 3;

Бәширова И. «Диване лөгатет-түрк» һәм татар теле лексикасы // Мәдәни җомга. 2009. 30 гыйн. (№ 4);

Валидов Дж. О словаре турецких языков Махмуда Кашгарского // Вестн. науч. об-ва татароведения. 1927. № 7;

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.–Л., 1951;

Кононов А.Н. Махмуд Кашгарский и его «Дивану лугат ат-тюрк» // Советская тюркология. 1972. № 1;

Умаров Э. Махмуд Кашгарский о согласном «ч» // Вопросы языкознания. 2003. № 4.

Автор — В.Х.Хаков