Эчтәлек

Гомер еллары: ?–1516.

Әхмәд ханның бертуганы Бәхтияр Солтан улы. Шаһгали, Җангали ханнарның атасы.

1502 елда Кырым ханы Миңлегәрәй Олы Урданы тар-мар иткәннән соң, Хаҗитархан шәһәреннән качып, бөек Мәскәү кенәзе Иван III гә хезмәткә керә. Аның карамагына Сурожик шәһәрчеге (Звенигород шәһәре янында) бирелә.

1508 елда рус гаскәренең Литва җирләренә явында катнаша, 1512 елда татар гаскәри бер ләшмәсенең яубашы булып Смоленск шәһәренә яу белән бара.

Мәскәү бөек кенәзе Василий III хөкемдарлыгы дәверендә Җанай хан үлеменнән соң (1512) Касыйм ханлыгы тәхетенә утыртыла.

Әдәбият   

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863. Ч. 1.                        

Автор — И.Л.Измайлов