Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

1897 елда Оренбург губернасы кешесе Галиәхмәт бай хисабына тузган агач мәчет урынына таш мәчет төзелә (1930 елларда ябыла, 1937 елда манарасы сүтелә, 1990 елдан тиешенчә файдаланыла; дини архитектура истәлеге). Мәчетнең беренче имамнарының берсе Габделгали Габделмәҗитов була (указ 1858 елның 10 гыйнварында бирелә), 1879 елда аны улы Мөхәммәдшакир алыштыра. 1898 мәчет каршында мәктәп ачыла.

XX йөз башында 3 бакалея кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 1245 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 маеннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Балыклы Чүкәй авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл Таң» колхозы оештырыла. 1958 елда «Советларның 9 нчы съезды» колхозы (үзәге – Керәшен Казысы авылы; 1960 елгы мәгълүматлар буенча, үзәге – Балыклы Чүкәй авылы). 1963, 1966, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Гигант» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалык игенчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1994 елдан «Чүкәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Бариев Р.Г.», «Хәйруллин М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (бина 1969 елда төзелә), мәдәният йорты (1979 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар. 1972 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее ачыла (нигезләүчеләре – М.М.Сафиуллин, И.А.Галиев).

Т.Шәрәпова хисабына «Таң» чишмәсе төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

М.З.Ахиярова (1930 елда туган) – педагог-методист, педагогия фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәктәп укытучысы;

Н.Г.Нәҗмиев (1946 елда туган) – драма актеры, ТРның халык артисты;

К.И.Сибгатуллин (1942–1994) – шагыйрь, «Әманәт», «Гамь», «Авазлар», «Инану», «Гомерем дулкыннары», «Намазлык» һ.б. шигырь җыентыклары авторы;

С.Г.Шәкүров (1917–1989) – драматург, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 444,
1897 елда – 872,
1908 елда – 965,
1920 елда – 1088,
1926 елда – 935,
1949 елда – 793,
1958 елда – 565,
1970 елда – 585,
1989 елда – 398,
2002 елда – 343,
2010 елда – 297,
2020 елда – 244 (татарлар).