Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус телендәге чыганакларда Тавлук буларак искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1101 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.

Хәзер – Теләнче Тамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Сигнал» колхозы оештырыла. 1955 елда «Кызыл казак» колхозы (үзәк утары – Казаклар авылы) «Якты юл» колхозына берләшә (үзәк утары – Казаклар авылы). 1958 елдан авылда – «Мәгариф» (үзәк утары – Тлянче Тамак авылы), 1989 елдан – Казаклар авылы белән бүленеп чыккан «Маяк» (үзәк утары – Казаклар авылы) колхозлары, 1997 елдан – «Маяк» аыыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, мәчет (2016 елдан) бар. Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашакан.

Күренекле кешеләре

В.Ф.Нигъмәтуллина (1949 елда туган) – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артисты, Татарстан Республиксының халык артисты.

Халык саны

1816 елда – 116 ир-ат;
1859 елда – 326,
1870 елда – 597,
1897 елда – 742,
1906 елда – 791,
1926 елда – 460,
1970 елда – 296,
1979 елда – 215,
1989 елда – 128,
2002 елда – 147,
2010 елда – 155,
2020 елда – 139 кеше (татарлар).