Биографиясе

1877 елның 23 октябре (4 ноябре), Орёл губернасы Брянск шәһәре – 1942 ел, Архангельск шәһәре. Дворяннар нәселеннән.

Казандагы Икенче ир балалар гимназиясен тәмамлый (1898). 1898–1903, 1907 елларда Казан университеты студенты. Сәяси чыгышларда катнашканы өчен, университеттан куыла.

1902 елдан Казандагы «Кызыл Хач» җәмгыяте әгъзасы.

1903 елда РСДРПның Казан комитеты җитәкчеләреннән берсе.

1903 елның июнендә кулга алына һәм Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә, анда ул революцион эшчәнлеген дәвам итә.

1907–1912 елларда Казан дары заводында мастер; Казанда социал-демократлар түгәрәкләре оештыручы.

1912 елдан Архангельск губернасында сөргендә була.

Октябрь революциясеннән соң Архангельскта партия һәм дәүләт эшендә. 1924–1929 елларда – Архангельск Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советының губерна башкарма комитеты каршындагы, 1929–1931 елларда Төньяк эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советының край башкарма комитеты каршындагы төньяк төбәкләрдә яшәүче азсанлы халыкларга ярдәм итү комитеты рәисе.

1931–1938 елларда Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты Президиумы каршындагы Төньякта яшәүче азсанлы халыкларга булышлык итү комитетында (Иркутск шәһәре).

1939 елдан Архангельск өлкә архивында.

Әдәбият

Страхова В.Е. Николай Сапрыгин. Архангельск, 1964.

Нафигов Р.И. Сапрыгин Николай Евменьевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.

Долгов Е.Б. Формирование первых комитетов РСДРП в г.Казани в 1903 году // Актуальные проблемы развития социалистического общества. Казань, 1991.

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.

Автор – Е.Б.Долгов