Биографиясе

?, Казан губернасы, Казан өязе Түбән Бәрәскә авылы – 1855 ел, Казан шәһәре.

Туган авылы мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, Бохарада укый. Вятка губернасы Малмыж өязенең Түнтәр мәдрәсәсендә укыта. 1836 елдан Мәрҗани мәчетендә имам-хатиб һәм мөдәррис, бер үк вакытта Казанның Апанаев мәчете каршындагы мәдрәсәдә укыта.

1848 елда хаҗга бара.

1854 елда Оренбург Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары булып эшли, Россия эчке эшләр министры урынбасары күрсәтмәсе буенча эшеннән азат ителә.

Хезмәтләре илаһият гыйлеменә карый.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.