1918 елның 23 ноябрендә Стахеев епархия училищесы җирлегендә Татар укытучылар семинариясе буларак ачыла, 1923 елдан – Татар педагогия техникумы, 1930 елдан – Рус-татар педагогия техникумы, 1936 елдан педагогия училищесы.

Эшчәнлегенең төп юнәлеше – башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү.

1945 елга 6 мең белгеч әзерләнә. 1952 елда Алабуга укытучылар институтын педагогия институты итеп үзгәртү һәм укыту мәйданнары җитмәү сәбәпле, абитуриентлар кабул итү туктатыла, ә 1953 елда укытучыларның һәм укучыларның бер өлеше Минзәлә педагогия училищесына күчерелә.

Автор – Е.В.Липаков