Элизия сузык+сузык авазлар тезмәсе хас булмаган татар телендә күзәтелә: кара урман [қаорурман], килә алмады [килалмады], шунда ук [шундуқ], юкмы әллә [йуқмәллә]. Ике бертөрле сузык аваз бергә туры килгәндә, аларның берсе генә әйтелә, ягъни авазлар кушылу күзәтелә: бара алмыйм [баоралмыйм], түлә әле [түләле].

Янәшә торган авазларның берсе югары күтәрелеш сузыгы (и, у, ү) булса, ике сүз бергә туры килгәндә, дифтонгоидлар яки ялган дифтонглар ясала: чи ит [чийит], үрә идең [үрәйдең].

Элизия, нигездә, әйтелешнең сөйләм (тулы булмаган) стиленә туры килә һәм, алмагач (алма агачы), Каридел (Кара Идел елгасы), табагач (таба агачы), сарут (сары ут) кебек кушма сүзләр язылышын исәпкә алмаганда, орфографиядә чагылыш тапмый.

Ритм-рифма таләпләре буенча элизия күренеше язма рәвештә шигъри сөйләмдә дә күзәтелергә мөмкин: «Җиталмый, дуслар, җиталмый // Яратып сөйгән ярга».

Әдәбият                

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2002.

Авторлар — Р.Ә.Закиров, Р.Х.Мөхиярова