Халык сәламәтлеге торышын билгеләүче төп күрсәткечләрнең (авырулар, үлем һ.б.) берсе. Балалар үлеме коэффициентларда (бер яше тулганчы үлгән балалар саны шул ук елда исән туган балалар санына бүлеп, 1000 гә тапкырлана) билгеләнә һәм промиллеләрдә (‰) күрсәтелә.

1990 елда ТРда 1 яше тулганчы 947 бала үлә (балалар үлеме коэффциенты 16,6‰ тәшкил итә). 1991 елдан тормыш шартлары начарлану, аналар һәм балаларны саклау системасы бозылу һ.б. сәбәпләр белән бәйле рәвештә, гомумән РФдәге кебек, ТРда да балалар үлеме арту тенденциясе күзәтелә. 1993 елга балалар үлеме коэффциенты 19,9 ‰ гә кадәр арта. 1990 еллар уртасыннан башлап, балалар үлеме күрсәткеченең кимү тенденциясе күзәтелә. 2006 елда 1 яше тулганчы 307 бала үлә, балалар үлеме дәрәҗәсе 8,2‰ гә кадәр, ягъни 1995 ел белән чагыштырганда 2 тапкырдан артыкка кими. Гадәттә, үлүчеләр саны авыл җирләрендә шәһәрләрдәгегә караганда күбрәк. Республика буенча уртача күрсәткечкә караганда, республика буйсынуындагы 4 шәһәрдә һәм 22 районда балалар үлеме күрсәткече югарырак.

ТР да балалар үлеме дәрәҗәсе, тулаем РФ күрсәткеченнән (2000 елда 15,3‰) беркадәр түбәнрәк булса да, алга киткән дәүләтләр белән чагыштырганда 2 тапкыр һәм аннан да югары. Балалар үлеменең төп сәбәбе булып перинаталь чор (йөклелекнең 28 нче атнасыннан алып бала гомеренең беренче 7 тәүлегенә кадәр) авырулары исәпләнә. 2006 елда әлеге сәбәп белән 167 бала үлә, ә балалар үлеме исән туган 10000 балага 44,8 (1995 елда 77,7) бала тәшкил итә. 1995 елдан башлап, тумыштан килгән аномалияләрдән үлүчеләр (56,9 дан алып 2006 елда 9,1 гә кадәр), сулыш органнары авыруларыннан (20,3 тән 7,8 гә кадәр), паразитлардан тарала торган, шулай ук йогышлы авырулардан үлүчеләр саны кими.

2006 елның башыннан Россиядә демографик хәлне тотрыклыландыру, ана һәм бала сәламәтлеген саклау максатыннан төрле чаралар комплексы күрелә башлый. Бала тудыру сертификаты программасы гамәлгә ашырыла, бала тудыру йортларын һәм перинаталь үзәкләрне яңадан җиһазландыру өчен акча бүленеп бирелә. 2007 елдан бала тәрбияләгән өчен пособиеләр билгеләнә, гаиләдә икенче яки өченче, дүртенче булып туган балага (әгәр элек алынмаган булса) ана капиталына каралган сертификатлар рәсмиләштерелә башлый.