Эчтәлек

«Геохимия» термины немец галиме К.Ф.Шёнбейн тарафыннан кертелә (1838 ел).

Геохимия объектлары булып барлык табигый һәм техноген әйберләрдә һәм аларны хасил итүче барлык процессларда катнашучы химик элементлар тора.

Геохимиядә тикшеренү ысуллары: химик, физик, термодинамик, физик-химик, геофизик, төш-изотоп һ.б.; табигый объектларның химик һәм фазалы составын, табигый процесслар бару шартларын билгеләү (табигать системаларын эксперименталь һәм математик модельләүне дә үз эченә ала).

Геохимик тикшеренүләр, нигездә, файдалы казылмалар чыганакларын билгеләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау максатларында кулланыла. Матдәнең характерына тиңдәшле рәвештә, радиометрик, лито-, гидро-, атмо- һәм биохимик тикшеренүләр була. Объектка якыная бару белән геохимик аномалия хасил итүче характерлы химик элементлар саны зурая бара.

Геохимик мөстәкыйль фән буларак XX йөз башында барлыкка килә. Ләкин аңа озак еллар (берничә йөз ел) буена тупланган геохимик фактлар нигез булып тора. Бу чорда М.В.Ломоносов һәм Д.И.Менделеев тикшеренүләре зур әһәмияткә ия.

Геохимиянең мөстәкыйль фән буларак үсешенә В.М.Гольдшмидт, В.И.Вернадский, А.Е.Ферсман, Ф.У.Кларк зур өлеш кертә.

Гольдшмидт – геохимиянең кристаллохимик, В.И.Вернадский һәм А.Е.Ферсман генетик юнәлешен эшлиләр; алар химик элементларның күчеш теориясен тудыра.

Ферсман файдалы казылмалар чыганакларын геохимия ысулларын кулланып эзләүне тәкъдим итә.

Кларк Җир кабыгындагы химик элементларның ничек таралуын (кларк элементлары) исәпләп чыгара.

Татарстанда геохимик тикшеренүләр XX йөз башыннан Казан университетында (Б.П.Кротов, Л.М.Миропольский, А.И.Бахтин, В.В.Корчагин, В.А.Полянин, Г.А.Низаметдинов, Р.Р.Хәсәнов, Н.П.Лебедев һәм башкалар – файдалы казылмалар эзләүнең геохимик ысуллары), Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институтында (Е.Ф.Станкевич, У.З.Галиев – җир асты сулары гидрохимиясе; Ю.В.Сементовский, В.А.Тимесков – Пермь утырмалары геохимиясе; У.Г.Дистанов – кремнезём геохимиясе; А.А.Озол – бор катнаш рудалар геохимиясе һәм экология; Б.Ф.Горбачёв – ак балчык (каолин) геохимиясе; Р.М.Фәйзуллин, А.С.Михайлов, В.Н.Силантьев һәм М.И.Карпова – фосфат чималы геохимиясе; В.А.Копейкин, В.М.Федотов – элементларның радиогеохимиясе һәм аларның экологиясе; М.С.Кавиев, А.И.Азизов, Е.И.Синявский һәм башкалар – җир асты сулары геохимиясе һ.б.), Татарстан геологик эзләнүләр идарәсендә (В.М.Федотов – фтор геохимиясе, аның минераллары һәм рудасы) һ.б. оешмаларда алып барыла.

Тикшеренүләр, башлыча, нефть ятмаларын эзләү эшләрендә үткәрелгән һәм туфрак һавасында, тау токымы үрнәкләрендә (газ ятмасын картага төшерү) яисә бораулау процессында кулланыла торган балчык измәсендә (газ каротажы) углеводородлы газлар күләмен билгеләүгә нигезләнгән.

XX йөз ахырыннан экология-гидрохимия юнәлеше үсә башлый (О.Б.Кузнецов һ.б.).

Әдибият

 Перельман А.И. Геохимия. М., 1989;

Справочник по геохимии. М., 1990.

Авторлар – А.И.Бахтин, В.М.Федотов