Эчтәлек

Бертуганнар Ишмөхәммәт (? – 1903 ел ), Мәхмүт (? – 1903 ел), Әхмәтҗан (? – ?), Габдулла (? – ?) Дибердиевләр 1896 елда «Ишмөхәммәт Дибердиев бертуганнарының сәнәгать-сәүдә ширкәте»н оештыралар. Ширкәттә Саратов губернасы Кузнецк өязенең Верхозимье авылындагы постау фабрикасы һәм Пәндәлкә авылында аның бүлекчәсе була (1908 елда фабрикада 597 кеше эшли, елына 630 мең сумлык тукыма җитештерелә).

Дибердиевләр шактый сумманы хәйрия максатларына күчерәләр: мөселман балалар ятимханәләренә ярдәм итәләр, Кузнецк өязендә, Санкт-Петербург, Түбән Новгородта уку йортлары һәм мәчетләр төзиләр һәм тоталар.

Мәккә һәм Мәдинәдә йортлары була, аларда Россиядән хаҗга килүчеләрне кабул итәләр.

Әдәбият

Таиров Н. Восток — дело тонкое // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1998. № 1/2;

Таиров Н. Благотворительность фабрикантов Дебердиевых // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2001. № 3/4;

Әхмәтҗанов М., Таиров Н. Дебердиевләр шәҗәрәсе // Татарстан. 1997. № 12.                                     

Автор –  Н.И.Таиров