Тарихы

1711 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Чура, Троицкий исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук өс-баш киемнәре тегү һәм балта эше кәсепчелеге тарала.

1731 елдан православие динендәгеләр приходы була. 1864–1866 елларда рухани В.Кремков башлангычы белән Троица Живоначальная чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, 1993 елдан эшли; дини архитектура истәлеге).

1882–1888 елларда анда атаклы керәшен татар шагыйре Я.Е.Емельянов хезмәт итә.

1845 елда – чиркәү-приход мәктәбе, 1868 елда – земство мәктәбе, 1883 елда – изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (бер сыйныфлы кыз балалар керәшен татар мәктәбе), 1887 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 1897 елда кыз балалар чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; чиркәү, земство мәктәбе, тимерче алачыгы, җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1069,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Югары Чура авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Заветы Ильича” колхозы оештырыла, 1994 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2003 елдан “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2005 елдан – “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Лельвиж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2012 елдан “Лельвиж” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2013 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Авыл җирлеге территориясендә “Стройком” металл продукция һәм сэндвич-панельләр җитештерү заводы (2007 елдан), гаилә фермалары, терлек сую пункты, крәстиян-фермер хуҗалыклары бар.

Халкы умартачылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1945 елда – җидееллык (чиркәү бинасында урнаша), 1960 елда – сигезьеллык (1972 елда яңа бина төзелә), 1975 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәптә каршында 2011 елдан – төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – П.Г.Степанов), 1991 елдан “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле эшли.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1987 елдан), мәдәният йорты (2004 елдан), китапханә (1970 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1995 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Карендәшләр” халык фольклор ансамбле (1994 елдан, 2012 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – С.А.Тимофеева), “Энҗе” һәм “Сердәш” хореография коллективлары (икесе дә – 1997 елдан) эшли.

Авылда изгеләндерелгән чишмә, купель белән агач коену урыны бар. 2015 елда зират кәшәнәсе ачыла.

Күренекле кешеләре

Н.М.Владимиров (1950 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Яңа Чишмә (19931998 елларда) һәм Минзәлә (19982001 елларда) районнары башлыгы, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры;

Ю.Я.Чуктиев (1976 елда туган) – “Экият” татар курчак театры артисты, ТРның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 104 ир-ат;
1859 елда – 454,
1897 елда – 740,
1908 елда – 796,
1920 елда – 877,
1926 елда – 768,
1938 елда – 757,
1949 елда – 632,
1958 елда – 555,
1970 елда – 615,
1979 елда – 625,
1989 елда – 564,
2002 елда – 600,
2010 елда – 622,
2017 елда – 637 кеше (керәшен татарлар).