Казанның Киров районы территориясендә «Аккош күле» урман паркында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 12,4 га, ташу вакытында – 27,9 га. Су күләме 101 мең м3, ташу вакытында – 547 мең м3. Озынлыгы 576 м, иң зур киңлеге 320 м; уртача тирәнлеге 2 м, ташу вакытында – 3,4 м.

Күл казанлыгы дюналар арасындагы иңкүлекләрдә карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә катлауланып ясалган. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Ярлары сөзәк, урыны белән сазлыклы.

 Суы бик йомшак (0,8–1,1 мг-экв/л), аз минеральләшкән, гидрокарбонат-кальцийлы типта.

2017 елда күлнең экологик торышын торгызу эшләре үткәрелде. Олы Аккош күле – ял итү урыны.