Таксономия берәмлеге түгел. Морфологик билгеләре һәм тереклек үзенчәлекләре буенча билгеләнә. Якынча 1800 төре билгеле, Татарстан территориясендә Lumbricidae семьялыгыннан 14 төр билгеле.

Гәүдәсенең озынлыгы 5–25 см, тарткылар белән аерым боҗра яки буыннарга бүленгән, затларның төре һәм яшенә нисбәттә аларның саны 80 нән 450 гә кадәр җитәргә мөмкин. Беренчесеннән кала, барлык буыннарның да аскы ягы берәр яки парлы урнашкан 8 төкчәле. Беренче буында баш калагы, аның астында авыз тишеме урнашкан. Күзләре юк, яңгыр суалчаннары яктылыкны фоторецепторлар — тиресендәге яктылыкка сизгер күзәнәкләр ярдәмендә сизә. Яңгыр суалчаннары ике җенеслеләр. Олы затларның алгы өлешендәге сырты ягында берничә буынның юанайган бизле капламы — аталанганнан соң кузы барлыкка китерүче путачык бар, аларда яшь суалчаннар җитлегә. Путачыктан соң юкка чыккан гәүдә өлешләрен яңгыр суалчаннары яңадан үстерә ала (регенерациягә сәләтлеләр). Тире аша сулыйлар, кызыл канлы кан әйләнеше системасы. Тире күзәнәкләре яңгыр суалчаннарын кибүдән һәм механик җәрәхәтләнүдән саклаучы лайла бүлеп чыгаралар. Төсе аксыл сорыдан карасу-көрән яки чиясыман кызылга кадәр. Яңгыр суалчаннары өчен ике яшәү формасын хас — түшәлмәдә (урман түшәлмәсендә яки 1–1,5 м тирәнлектәге даими яшәү урыны — өннәрендә яшиләр; үсемлек калдыклары белән туеналар) һәм туфракта (60–80 см тирәнлектәге юллар ясап һәрвакыт туфрак капламында яшиләр, туфрак кисәкчекләрен баш белән этәреп яки эчәклек аша үткәреп хәрәкәтләнәләр; черемә белән туеналар). Җир өслегенә яңгыр суалчаннары төнлә, көндез — көчле яңгырлардан соң (исеме шуннан) чыгалар, бу вакытта туфракта дымлылык югары булганлыктан, күкертле водород концентрациясенең артуына китерүче микробиологик процесслар активлаша. Бөтен җирдә таралганнар.

Аларның төр төрлелеге һәм саны аеруча тугай тибындагы болын һәм урман биоценозларында югары.

Табигатьтә зур әһәмияткә ияләр: туфрак барлыкка килү процессында катнашалар (беренче булып Ч. Дарвин билгели), хайваннарның (кошлар, җир тычканнары, сукыр тычканнар, керпе, бурсык, кабан дуңгызы, аюларның) туклану рационына керә.

Төрле авыру йоктыручы гельминтларны күчерүчеләр булырга мөмкиннәр; биогумус алу өчен, антропоген факторларның әйләнә-тирәлеккә тәэсирен бәяләү мониторингы системаларында кулланыла.