Тарихы

Авылга 1772 елга кадәр нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет һәм мәктәп эшли.

1913 елда авыл җәмәгатенең имана җире 1998 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1935 елның 10 августыннан – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Югары Яхшый авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл көч” колхозы оештырыла. 1950 елда Чапаев исемендәге колхоз составында (Тәкмәк авылы). 1964 елда аерылып чыга һәм “Авангард” колхозына кушыла (Чүрәкәй авылы).

1984 елда “Авангард” колхозы составыннан чыга һәм Табанлы күл, Югары Яхшый, Түбән Яхшый, Тәкмәк торак пунктлары белән “Җиңүнең 40 еллыгы” колхозы оештырыла. 1994 – 2002 елларда “Яхшый” кооперативлары берләшмәсе, 2003 – 2006 елларда “Яхшый” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елдан “Эконом” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2005 – 2010 елларда авылда башлангыч мәктәп, клуб була (бина 1974 елда төзелә).

Күренекле кешеләре

Н.С.Закирова (1940 елда туган) – РФнең шәһәр электр транспорты мактаулы хезмәткәре;

Р.Н.Закиров (1938 – 2015) – ТАССР Югары Советы депутаты, Фрунзе исемендәге колхоз җитәкчесе (1990 елга кадәр);

Х.Х.Шәйдуллин (1938 – 2001) – җырчы, ТРның атказанган артисты;

Р.А.Шәйхуллин (1944 – 2012) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Җиңүнең 40 еллыгы” колхозы рәисе (1984 – 2000 еллар).

Халык саны

1795 елда – 86,
1816 елда – 46 ир заты;
1834 елда – 129,
1859 елда – 236,
1870 елда – 263,
1884 елда – 407,
1897 елда – 441,
1906 елда – 525,
1913 елда – 650,
1920 елда – 652,
1926 елда – 545,
1938 елда – 518,
1949 елда – 380,
1958 елда – 264,
1970 елда – 387,
1979 елда – 240,
1989 елда – 154,
2002 елда – 177,
2010 елда – 169,
2015 елда – 167 кеше (татарлар).