Тарихы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, чабата үрү, күмәч пешерү.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 3 мәчет, 3 ир балалар һәм 1 кыз балалар мәктәбе, земство хастаханәсе, 4 тимерче алачыгы, җил тегермәне, печән кабул итү пункты, сишәмбе базары, ярминкәләр үткәрелә (1 – 7 июнь, 29 сентябрь – 6 октябрь).

Авыл җәмәгатенең имана җире 3020 дисәтинә тәшкил итә.

1911 елда өченче мәхәллә мәчет төзелә: бер катлы, манарасы уртада күтәрелгән агач бина; эклектика стилендә мөселман дини архитектура истәлеге.

2 бинадан торган земство хастаханәсе комплексы 1905 – 1907 елларда төзелә; терапия, хирургия, йогышлы авырулар һәм бала тудыру бүлекләрен үз эченә ала. Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы елларында хәрби госпиталь буларак эшли. Эклектика стилендә торак йорт үрнәге архитектура истәлеге.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин районы үзәге. 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Пучы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “1 Май” колхозы оештырыла. 1944 елда ике колхозга бүленә: “1 Май” һәм “Үзәк”. 1958 елда икеседә “Үзәк” колхозы составында (Пучы авылы), 1959 елда Нур Баян исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

1995 – 2002 елларда Нур Баян исемендәге кооперативлар берләшмәсе, соңрак “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1935 елда авылда машина-трактор станциясе, 1959 елда ремонт-техник станциясенә үзгәртелә, 1980 елда – “Сельхозхимия” Актаныш бүлеге.

Хәзер халкы күбесенчә “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, авыл хуҗалыгы техникасы һәм авыл хуҗалыгы химиясе предприятиеләрендә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда авылда урта мәктәп ачыла (1979 елда яңа бина төзелә). 1979 елга кадәр урта мәктәп белән беррәттән сигезьеллык та эшли (нигездә, татар сыйныфлары).

Авылда Актаныш үзәк балалар иҗаты Пучы филиалы, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, картлар һәм гарипләр өчен Актаныш интернат йорты (1959 елда картлар һәм гарипләр өчен колхозара йорт буларак нигез салына, 1989 елда яңа бина төзелә), участок хастаханәсе, “Азат Хаҗи” мәчете бар (2006 елда А.Ф.Габдуллин акчасына салына).

Мәдәният йорты каршында театр эшли (1969 елдан, 2013 елдан – халык театры, җитәкчесе – А.А.Ибәтуллина).

Авыл янында Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас истәлекләре бар: җамигъ мәчете бинасы (1911 ел); земство хастаханәсе комплексы (1905 – 1907 еллар); 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан атылган партизан туганнар каберлеге (дәүләт саклавында), XX йөз башында төзелгән бер катлы кибет бинасы; 1930 елларда төзелгән мәктәп бинасы. Аны тәмәмлаучылар арасында ТРның беренче президенты М.Ш.Шәймиев тә бар.

Күренекле кешеләре

А.К.Акмалов (1951 елда туган) – хәрби очучы, эскадрилья командиры;

А.К. Галимуллина (1961 елда туган) – ТРның атказанган табибы;

Н.М.Җиһаншина (1926 елда туган) – РСФСРның атказанган артисты;

К.Ф.Фәтхетдинов (1916 – 2001) – ТРның атказанган механизаторы, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Р.В.Хәйретдинов (1956 елда туган) – ТРның атказанган механизаторы;

А.К.Хамаев (1956 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФнең Югары Советы депутаты (1995 – 1999еллар), ТРның Югары Советы депутаты (2000 – 2004, 2004 – 2009 еллар), ТРның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры (2009 елдан);

Ф.М.Хатыйпов (1930 елда туган) – әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Р.М.Шаһгалиев (1950 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы, РФнең атказанган фән эшлеклесе, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, РФ хөкүмәте бүләге, Почет ордены кавалеры.

Л.Г.Шакирҗанова (тәхәллүсе Лена Шагыйрьҗан) (1945 – 2017) – шагыйрә.

М.З.Заманов (1921 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 1957 – 1981 елларда Нур Баян исемендәге колхозны җитәкли.

Халык саны

1795 елда – 373,
1816 елда – 532,
1859 елда – 1161,
1870 елда – 1319,
1884 елда – 1567,
1897 елда – 2322,
1906 елда – 2420,
1913 елда – 2568,
1920 елда – 2457,
1926 елда – 2001,
1938 елда – 1965,
1949 елда – 1936,
1958 елда – 2344,
1970 елда – 2490,
1979 елда – 2119,
1989 елда – 1562,
2002 елда – 1383,
2010 елда – 1409,
2015 елда – 1257 кеше (татарлар).