Тарихы

Авыл 1738 елдан мәгълүм.

1860 елларда халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

1870 елларда ир балалар өчен мәктәп эшли (1912 – 1913 елларда анда 98 шәкерт укый). XX йөз башында авылда мәчет (1806 елдан билгеле), мәктәп була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 987 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Уразай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Берек” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Газизов). 1958 елда “Таулар” колхозы составында (Куян авылы).

Халкы “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 – 1994, 2005 – 2011 елларда авылда башлангыч мәктәп була (бина 2005 елда төзелә).

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләр

Ә.З.Моталлапов (1934 елда туган) – журналист, язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда – 144 ир заты;
1859 елда – 318,
1870 елда – 321,
1884 елда – 402,
1897 елда – 527,
1906 елда – 520,
1913 елда – 508,
1920 елда – 411,
1926 елда – 429,
1938 елда – 435,
1949 елда – 321,
1958 елда – 262,
1970 елда – 226,
1979 елда – 199,
1989 елда – 138,
2002 елда – 90,
2010 елда – 71,
2015 елда – 62 кеше (татарлар).