Тарихы

Авыл 1722 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Черемисские Суксы исеме белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – терлекчелек, игенчелек, умартачылык, аучылык.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша. 1885 елда ике сыйныфлы Чирмеш әҗнәби мәктәбе ачыла, 1898 елда бер сыйныфлы өчьеллык Суыксу чирмеш катнаш мәктәбе итеп исемен алыштыра (бина 1905 елда төзелә). 1918 елда Мари Суыксуы беренче баскычлы бердәм хезмәт мәктәбе итеп үзгәртелә.

1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда 4 җил тегермәне, 1896 елда – ашлык киптерү, кредит ширкәте була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1200,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Суыксуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Укуральше” колхозы оештырыла (беренче рәисе – (С.Бикмәтов). 1950 елда “Победа” (Яңавыл авылы), 1954 елда – “Авангард” (Татар Суыксуы авылы) колхозлары белән берләшә. Колхозларны эреләндерү чорында берничә торак пункт белән “Байкал” исемендәге колхоз берләштерелә, соңрак “Гигант” колхозы итеп үзгәртелә. 1992 елда “Памаш” хуҗалыгына бирелә. Хәзер “Яңавыл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында була.

Халкы күбесенчә “Яңавыл” җвавплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1970 елларда авылда кирпеч заводы эшли, 1965 елда даруханә ачыла (бина 1997 елда төзелә).

Мәгариф һәм мәдәният

1939 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1962 елда – сигезьеллык, 1992 елда – урта (ике катлы бина төзелә), 2015 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

1992 елда Н.Бикмәтова “Ший памаш” (“Серебрянный родник”, 1996 елдан – халык) фольклор ансамбле оештыра.

Авылда клуб, китапханә бар (2011 елда төзелгән Иҗтимагый үзәк бинасында).

Авылдан 700 м төньяк-көнбатышка таба Ананьино культурасына караган Мари Суыксуы авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

М.Р.Айбашев (1959 елда туган) – ТРның атказанган төзүчесе;

В.А.Усманов (1955 елда туган) – ТРның атказанган табибы.

Халык саны

1795 елда – 261,
1859 елда – 425,
1870 елда – 445,
1884 елда – 500,
1906 елда – 669,
1913 елда – 623,
1920 елда – 628,
1926 елда – 658,
1938 елда – 628,
1949 елда – 546,
1958 елда – 559,
1970 елда – 653,
1979 елда – 591,
1989 елда – 498,
2002 елда – 511,
2010 елда – 497,
2015 елда – 470 кеше (марилар – 80%, татарлар – 20%).