Биографиясе

1755 ел, Италия, Мантуя шәһәре — 1819 елның 10 марты, Казан.

Италиядә инженер дәрәҗәсе ала.

1784 елда Г.А.Потёмкин тарафыннан Россиягә чакырыла.

Смоленск драгун полкында исәпләнә, бер үк вакытта Севостополь шәһәрендә ныгытмалар салу белән шөгыльләнә, 1796 елдан — отставкада.

1798 елдан Казан гимназиясе архитекторы һәм архитектура укытучысы.

1801 елдан Казан адмиралтействосы архитекторы.

1818 елдан — Казан университеты архитекторы.

1815 елда Казандагы янгыннан соң шәһәрнең генераль планын камилләштерә.

Казандагы күп кенә торак йортларның проектлары авторы.

Әдәбият       

Дульский П.М. Классицизм в Казани. К., 1920.