1918 елның 19 июнендә оештырыла.

Командующийлары: А.И.Харченко, М.Н.Тухачевский, Г.Д.Гай, Г.В.Зиновьев; штаб башлыклары: Р.Шимунич, И.Н.Захаров, Н.И.Корицкий, Ф.П.Шафалович.

Беренче армия карамагында Вольск, Пенза пехота, Оренбург, 24 нче, 25 нче, 49 нчы укчы, 3 нче Төркестан кавалерия дивизияләре, Инза революцион дивизиясе сугыша. 1918-1919 елларда Беренче армия баш күтәргән чех-словак корпусы, КОМУЧның Халык Армиясе һәм адмирал А.В.Колчак җитәкчелегендәге армияләр белән сугыш бәрелешләрендә катнаша, Көнчыгыш фронтның башка гаскәри берәмлекләре белән бергә Сембер, Хвалынск, Сызрань, Самара, Эстәрлетамак, Оренбург шәһәрләрен азат итә. 1919 елның язгы айларында Эстәрлетамак һәм Оренбург юнәлешләрендә Колчак гаскәрләре һөҗүменә каршы тора, җәй башында үзе һөҗүмгә күчә һәм дошман көчләрен эзәрлекләүдә катнаша. 1919 елның августында Беренче армия Төркестан фронты карамагына күчерелә. Шул елның июль аенда Беренче аерым Идел буе татар укчылары  бригадасы Беренче армиягә ярдәмгә җибәрелә.

1919 елның март ахырларында Беренче армиянең сәяси бүлеге каршында мөселманнар секциясе оештырыла. Ул секция татар телендә эш алып барырлык сәяси кадрлар туплау, укыту һәм гаскәри берәмлекләргә беркетү, аларда партия ячейкалары булдыру эшләре белән шөгыльләнә. Татар-башкорт телләрендә әдәбият һәм матбугат тарату, урыннарда әдәби-мәдәни кичәләр оештыру, митинглар уздыру, армия күләмендә театр труппасы булдыру, «Кызыл йолдыз» газетасын нәшер итү дә шушы секция тарафыннан башкарыла.