Биографиясе

1929 елның 25 мае, хәзерге Ульянов өлкәсенең Яңа Малыклы районы Лабит авылы – 2016 елның 24 апреле.

Мәләкәс шәһәрендә Укытучылар институтын тәмамлый (1950 ел).

1968 елга кадәр Үзбәкстан ССРның Яңа Юл районы урта мәктәпләрендә укыта.

1968 елдан СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1996–2003 елларда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

К.Насыйринең сайланма әсәрләрен (1957 ел), Г.Ибраһимов әсәрләрен (Т.1-8, 1974–1987 елларда), Х.Туфан сайланма әсәрләрен (Т.1-2, 1974–1975 елларда) текстологик яктан әзерләүдә, «Татар поэзиясе антологиясе»н (Т.1-2, 1992 ел) төзүдә катнаша, Х.Туфан иҗатын тирәнтен өйрәнә.

Хезмәтләре XIX–XX йөз татар әдәбияты тарихына, совет чоры поэзиясенә, татар әдәбияты текстологиясенә карый.

Хезмәтләре

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. Т. 2 (автордаш);

Давылларда-җилләрдә. Казан, 1989;

Хакыйкать юлыннан. Казан, 2001.

Әдәбият

Исламов Р. Бәрәкәтле хәрәкәт // Мәдәни җомга. 1999. 21 май.