- РУС
- ТАТ
Шәркыятьче галим И.Ф.Готвальдның шәхси китапханәсе.
2500 дән артык исемдәге китап, шулардан 870 е Көнбатыш Европа телләрендә (басмалар), 268 е кулъязма хәлендә.
1855 елда Шәрекъ бүлеге бай китап фонды белән С.-Петербургка күчерелгәч, ул Казан университеты китапханәсе шәрекъ кулъязмаларының яңа җыелмасының төп өлешенә әверелә.
Готвальд шәхси китапханәсенең иң кыйммәтле һәм иң бай өлеше – гарәп, фарсы, татар, төрек, чыгтай, кыргыз телләрендәге кулъязма китаплар. Аларны еллар буе җыю-туплау барышында И.Ф.Готвальд татар мәгърифәтчеләре һәм галим-голәмасы белән шәхси танышлыкларыннан файдалана, шулар аша Урта Азия голәмасы белән дә элемтәгә керә. Тупланмада XV–XVIII йөзләргә нисбәтле кулъязмалардан: фарсы әдәбияты классигы Сәгъди Ширазиның «Гөлестан» әсәре, гарәп әдәбияты ядкәре Зәкәрия әл-Казвининың «Гаҗаиб әл-мәхлукат» («Могҗизалы терек дөнья») әсәренең фарсычага тәрҗемәсе (XV йөз) – гаҗәеп матур миниатюралар белән бизәлгән язу үрнәге һ.б. бар.
1858 елда И.Ф.Готвальд беренче тапкыр XI–XV йөз Урта Азия төрки шагыйрьләреннән Мирхәйдәрнең (Хәйдәр) чыгтай телендә язылган «Мәхзән әл-әсрар» («Серләр хәзинәсе») поэмасын, 1878–1896 елларда Әхмәд Ясәвинең «Диван-е хикмәт»ен («Хикмәтләр китабы») бастырып чыгара (4 басма).
Тупланмада шулай ук И.Ф.Готвальдның «Кяферләргә каршы сугыш» («Война против неверных») хезмәте кулъязмасы, Гобәйдулла бине Мәсгуднең «Мохтасар» дигән уку әсбабының кулъязма русча тәрҗемәсе, Акмулла өязенең Аккүл волостенда халыктан язып алынган кыргыз телендәге «Легендалар, җырлар, әкиятләр» кулъязмасы, Карл Фуксның «Казан татарлары» («Казанские татары») исемле хезмәтенең 1842 елда цензурага бирелгән кулъязма нөсхәсе; басма китаплардан Коръәннең берничә басмасы, шул исәптән М.И.Верёвкин тәрҗемәсендәге русча басма (СПб., 1790), шәркыятьче галимнәрдән В.В.Вельяминов-Зернов, А.Я.Гаркави, Б.Дорн, А.Куник, В.В.Радлов, В.Г.Тизенгаузен, И.Н.Березин, В.П.Васильев, В.Ф.Диттель, Г.К.Казимбәк, Х.Д.Френ, Г.С.Саблуковларның гыйльми хезмәтләре; И.Ф.Готвальд үзе басмага әзерләгән «Гарәпчә әдәби ядкәрләргә язган аңлатмалар» («Описание арабских рукописей ...», 1855), «Коръәндәге аерым сүзләргә гарәпчә-русча сүзлек» («Опыт арабско-русского словаря на Коран ...», 1863) һ.б. бар.
Татарча басмалар да зур урын алып тора, шул исәптән К.Насыйриның 30 хезмәте: 1879–1883, 1885, 1891, 1892, 1894 елларга нисбәтләп чыгарылган календарьлар, «Тулы русча-татарча сүзлек» (1892), «Зөбдәт мин тәварихы әр-рус» («Россиянең кыскача тарихы», 1890), Казан губернасының татар телендәге картасы (1874), «Кабуснамә» (1882); Г.Барудиның «Сәвадхан» («Уку кагыйдәләре», 1895), Ш.Мәрҗанинең гарәп телендәге мәкаләләр җыентыгы (1879). Сирәк очраучы басмалар – А.С.Пушкин һәм М.Ю.Лермонтовның О.С.Лебедева тарафыннан беренче тапкыр төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре булуы да мәгълүм.
Китапханәдәге китапларның якынча өчтән берен Казан басмалары тәшкил итә: профессор И.А.Бодуэн-де-Куртенэ, Н.И.Ильминский, Н.Ф.Катанов, С.И.Назарианц һ.б.ның басма хезмәтләре; шунда ук Ибраһим Хәлфиннең «Әхвале Чыңгызхан вә Аксак Тимер» (1822) китабы (анда И.Ф.Готвальдның кулъязма искәрмәләре теркәлгән); Г.Барудиның гарәп этимологиясе буенча «Хөсн әл-мәшрәб фи сарфы лисан әл-гарәб» (1891) дигән хезмәте; Ф.Әмәшев наширлегендә гарәп телендә басылган «Хотбә-и җомга» («Җомга вәгазе») (1878) һәм басылып чыккач та тыелган сатирик «Мәкәрҗә бәете» (1879) һ.б.
И.Ф.Готвальд сатуга куелмый торган, аз тиражлы яки сәнәгать оешмалары тарафыннан чыгарылган китапларны җыюга да игътибар бирә. «С.Е.Александров һәм И.И.Алафузовларның күн заводлары, җитен эшкәртү, эрләү вә туку мануфактуралары конторасыннан хисап кенәгәсе» («Расчетная книжка от конторы льнопрядильно-ткацкой мануфактуры, кожевенных заводов С.Е.Александрова и И.И.Алафузова», 1872), «Казан шәһәрендә приказчикларның ярдәм җәмгыяте каршында саклык кассасы кагыйдәләре» («Правила сберегательной кассы при вспомогательном обществе приказчиков в г.Казани», 1872) – шундый төр әдәбият мисаллары. Г.ш.к.ннән алынган кайбер Казан басмалары Казан университетының фәнни китапханәсендә бердәнбер нөсхә булып теркәлгән: мәсәлән, Н.К.Баженовның «Искиткеч шәп егет» («Прекрасный молодой человек», 1848), В.П.Невельскийның «Казан трактирлары» («Казанские трактиры», 1866) әсәрләре.
Китапханәдә шулай ук А.П.Бородинның «Князь Игорь» операсы либреттосы (СПб., 1890), сирәк басмалардан К.Званцовның «Айра-Альридж»ы (Одесса, 1861), инглиз әдәбияты классиклары У.Шекспир һәм Дж.Байрон әсәрләренең инглизчә һәм русча басмалары, Казан университетының инглиз теле лекторы П.Бересфордның вафатыннан соң (1877), аның китапханәсеннән күчкән китаплар, шул исәптән И.С.Тургеневның тәрҗемәче Юджин Шуйлер автографы куелган «Аталар һәм балалар» («Отцы и дети») романының инглизчә басмасы (Нью-Йорк, 1867) һ.б. була.
1895 елда И.Ф.Готвальд Казан университеты китапханәсенә 111 берәмлек кулъязма бүләк итә. Вафатыннан соң (1897), кызы Иозефина И.Крелленберг, әтисенең васыятен үтәп, китапханәдәге калган китапларның һәм кулъязмаларның барысын да университетка тапшыра. Китапханәче һәм күренекле иганәче И.Ф.Готвальдның портреты китапханә бинасының диварына эленә. Н.Ф.Катанов тарафыннан тупланмадагы китап һәм кулъязмаларның каталогы төзелә һәм тулаем университет китапханәсе фондына кертелә.
Катанов Н.Ф. Императорского Казанского университета почётный член, профессор и библиотекарь Иосиф Фёдорович Готвальд. Казань, 1900.
Аристов В.В., Ермолаева Н.В. Всё началось с путеводителя. Поиски литературные и исторические. Казань, 1975.
Автор – И.А.Новицкая
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.