Казан консерваториясенең Актлар залы бинасыннан (архитектор М.Х.Агишев, 1967) архитекторлар Е.И.Прокофьев һәм В.П.Логинов проекты буенча 1994–1996 елларда реконструкцияләнә.

Ирек мәйданында урнашкан.

Симметрик композицияле ике катлы монументаль бина. Төп фасадны зур колонналар белән рустланган тирән портик ачып тора. Бинаның төп ишеге портикның үзәгендә, хезмәткәрләр өчен уелган ишекләр ишегалды ягында урнашкан. Фасадлар бизәлеше катлар һәм өске кәрнизләр арасындагы горизонтальлекнең аттик парапетлар һәм өчпочмак булып очланган тәрәзәләр белән ритмик турыпочмаклы вертикальләрнең контрастлыгына корылган. Төп фасадның үзәге ике кыеклы түбә белән ябылган тирән куыш белән ачылып китә.

Беренче катта – вестибюль, гардероб һәм эш бүлмәләре урнашкан. Бинада репетицияләр залы һәм артистлар бүлмәләре бар. Ике мәрмәр баскыч икенче каттагы фойега һәм кече залга алып менә. Планда трапеция рәвешендәге залда партердан соң арткы дивар буенда тамашачылар өчен зур булмаган амфитеатры бар, аның өстендә балкон урнашкан.

Зур залның акустик мөмкинлекләре «Acoustic Dimensions» инглиз компаниясе белгечләре тарафыннан билгеләнә: ул җырларны аерым һәм хор белән башкару, камера һәм симфоник оркестрлар, 30 регистрлы орган яңгырашына исәпләнгән. 1997 елда Голландия «Flentop» фирмасының Зур органы урнаштырыла.

Зал төрек мәрмәреннән эшләнгән плитәләр һәм акустик агач панельләр, яссы бетон түшәме татар халык орнаментлары файдаланылган дивар нәкыше белән бизәлгән.

Кече камера музыкасы залы классик стильдә. Түшәм кессон белән эшләнгән һәм агач белән тышланган, диварлар итальян мәрмәре белән тышланган һәм татар милли мотивларына нигезләнеп, алтын йөгертелгән агач детальләр белән бизәлгән, люстралары – Богемия бәллүреннән.

Татарстан Республикасының Зур коцерт залы, нигездә, неоклассицизм стилендә төзелгән. Фойе интерьерларын күренекле композиторларның мәрмәр бюстлары бизәп тора.

2001 елның февралендә Татарстан Республикасының Зур концерт залына С.Сәйдәшев исеме бирелә. Реконструкция авторлары РФнең Дәүләт бүләгенә лаек була (2000).

Автор – Х.Г.Надыйрова