55 кә якын төре билгеле, башлыча Урта диңгез буенда, шулай ук Евразиянең уртача поясында таралган. ТР территориясендә бер төре — дарулы төтәч (F. officinalis) бар. Республиканың барлык территориясендә очрый. Кырларда, бакчаларда чүп үләне буларак үсә.

10–30 см биеклектәге үсемлек. Тамыры үзәк. Сабагы куыш, нәзек, шома, зәңгәрсу куныклы, төбеннән үк тармаклы. Яфраклары күгелҗем-яшел, чиратлашкан, өчәр каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре шәмәхә-алсу төстә, дөрес булмаган формада, чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше — чикләвексыман. Июнь аеннан көзгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә.

Җир өсте өлешләрендә алкалоид, сумала, С һәм К витаминнары бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе үт һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Дарулы төтәч