Поселокка 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлки волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Азнакай районнарында.

Хәзер Илбәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта «Тырыш» колхозы оештырыла. 1960 елда «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозы (Мәсгут авылы) составына керә. 1979 елда Илбәк, Ирекле, Тархан авыллары белән бергә мөстәкыйль «Янтарь» совхозы итеп бүленеп чыга.

1997 елдан «Янтарь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халык саны

1926 елда – 55,
1938 елда – 506,
1949 елда – 292,
1958 елда – 256,
1970 елда – 326,
1979 елда – 221,
1989 елда – 21,
2002 елда – 16,
2010 елда – 18,
2015 елда – 20 кеше (татарлар).