Тарихы

Авыл 1701 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында Е.И.Пугачёв ягында көрәшә.

XX йөз башында авылда мәчет (1837 елдан билгеле), мәктәп, кредит ширкәте, тимерче алачыгы бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1945,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан Минзәлә, 1922 елдан – ТАССРның Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Айман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Париж коммунасы” колхозы оештырыла, 1953 елдан “Октябрь” колхозы составында, 1957 елдан – Киров исемендәге совхоз, 1974 – 1993 елларда – Айман совхозы.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1986 – 2016 елларда башлангыч мәктәп (бина 2007 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (бина 2004 елда төзелә), “Гөлчирә” мәчете бар (2004 елдан).

Халык саны

1795 елда –  97,
1859 елда – 386,
1870 елда – 413,
1884 елда – 475,
1897 елда – 694,
1906 елда – 642,
1913 елда – 919,
1920 елда – 854,
1926 елда – 790,
1938 елда – 630,
1949 елда – 377,
1958 елда – 340,
1970 елда – 379,
1979 елда – 286,
1989 елда – 176,
2002 елда – 156,
2010 елда – 137,
2015 елда – 130 кеше (татарлар).