Тарихы

Авыл 1706 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкорт һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп, мәдрәсә, 2 җил тегермәне бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4524,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Күҗәкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Х.Маликов). 1960 елда Фрунзе колхозы итеп үзгәртелә.

1965 елда Түбән Кама сусаклагычы төзү сәбәпле авылга Буранчы авылы халкы күчерелә.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1982 елда урта (яңа бина төзелә), 2003 елдан – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда клуб. китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан Иҗтимагый үзәк бинасында), “Халидә” мәчете бар (1997 елдан).

Күренекле кешеләре

Б.В.Әхмәров (1914 – 1992) – педагог, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Октябрь Революциясе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

Ф.С.Гыйльметдинов (1946 елда туган) – ТРның атказанган укытучысы, өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры;

Х.З.Заманов (1912 – 1956) – Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1795 елда – 156,
1850 елда – 906,
1859 елда – 1020,
1870 елда – 1104,
1884 елда – 1069,
1897 елда – 1576,
1906 елда – 1822,
1913 елда – 1707,
1920 елда – 1631,
1926 елда – 1360,
1938 елда – 1121,
1949 елда – 703,
1958 елда – 631,
1970 елда – 903,
1979 елда – 847,
1989 елда – 546,
2002 елда – 426,
2010 елда – 410,
2015 елда – 373 кеше (татарлар).