Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә (1747 елда һәм 1762 елда халык исәбен алуда шулай ук типтәрләр дә теркәлә). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авылның җирләре, урманнары, балык тоту биләмәләре күп була (XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында – 10300 дисәтинә), башка авыл крәстияннәренә арендага бирелеп тора.

1870 елдагы мәгълүматларга караганда авылда мәчет (1836 елдан билгеле), мәктәп (1853 елда ачыла), җил тегермәне була. 1911 елдагы хәбәрләргә караганда 2 мәчет була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3972 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Богады авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, соңрак Маркс исемендәге колхоз, 1950 елда – Сталин исемендәге колхоз, 1960 елда – “Коммунизмга” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 – 2002 елларда “Богады” кооперативлары берләшмәсе, 2003 – 2005 елларда “Богады” авыл хуҗалыгы кооперативы, соңрак “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Иске Кормаш авылында туган Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры  К.Г.Гарипов (1925 – 1986)  ─ 1969 – 1986 елларда “Коммунизмга” колхозында рәис булып эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1960 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина 1976 елда төзелә).

Авылда тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты (бина 1969 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Өммегөлсем” мәчете бар (1995 елдан).

Мәдәният йорты каршында театр эшли (1960 елдан, 1984 елдан – халык театры, җитәкчесе – Л.С.Сабирова).

Күренекле кешеләре

Х.Р.Курбатов (1927 – 2005) – тел белгече, филология фәннәре докторы, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Г.М.Мирзаянов (1919 – 1992) – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы;

А.Т.Хөсәенов (1958 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты;

К.Т.Хөсәенова (1948 елда туган) – ТРның атказанган укытучысы;

Р.А.Хөсәенова (1960 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Х.Хөснимәрдәнов (1927 – 2002) – ТРның атказанган укытучысы;

Халык саны

1795 елда – 67,
1859 елда – 200,
1859 елда – 461,
1870 елда – 684,
1884 елда – 635,
1897 елда – 802,
1906 елда – 957,
1913 елда – 1150,
1920 елда – 1147,
1926 елда – 904,
1938 елда – 566,
1949 елда – 490,
1958 елда – 438,
1970 елда – 552,
1979 елда – 960,
1989 елда – 698,
2002 елда – 660,
2010 елда – 627,
2015 елда – 673 кеше (татарлар).