Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, кирпеч сугу, он тарту, чабата үрү, арба ясау һәм ит сату.

1773 – 1775 еллардагы Крәстиян кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 4 мәчет, ир һәм кыз балалар өчен мәктәп, икмәк һәм печән кабул итү пунктлары, ашлык саклау-сату кибете бар, шимбә саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3878 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Байсар үзәге волостена керә.1020 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Байсар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Сөн” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Солтанов), 1957 елда аның составына “Кызыл чишмә” (Чишмәбаш авылы), “Кызыл чиялек” (Чиялек авылы), “Кызыл Яр” (Яңа Байсар авылы) колхозлары керә. 1967 елда Шәймәрдән исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1929 – 1972 елларда авылда май заводы (яңа бина 1962 – 1963 елларда төзелә). 1948 – 1959 елларда машина-трактор станциясе була.

Халкы күбесенчә “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1915 – 1916 елларда яралы сугышчылар өчен беренче дәваханә бинасы, 1919 елда – икенчесе төзелә. 1956 елда дәваханә сөяк туберкулезы диспансеры итеп үзгәртелә.

1972 – 2008 елларда авылда туберкулез, бала тудыру һәм хирургия бүлекләре хастаханәсе эшли (1988 елда туберкулез, 1989 елда – бала тудыру бүлекләре ябыла).

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда авылда терәк мәктәбе булдырыла, 1932 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, 1938 елда урта, 1944 елда – җидееллык, 1951 елда – урта (1978 елда яңа бина төзелә), 2014 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1980 елда мәктәп каршында музей ачыла, экспозиция төбәк тарихына багышлана.

Авылда балалар бакчасы (мәктәп бинасында), мәдәният йорты ( бина 1966 елда төзелә), китапханә, “Мосаллия” мәчете бар (2006 елдан).

Авыл территориясендә берничә мәдәни мирас истәлеге бар: бер катлы агач торак йорт (XX йөз башы), хастаханә бинасы комплексы (1914 – 1926 елларда эклектика стилендә төзелгән торак йорты үрнәге); Ф.Ямангуловның бер катлы кибет бинасы (XX йөз башы, татар сәүдәгәрләренең сәүдә корылмаларына хас стильдә эшләнгән).

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Әгъзамов (1949 елда туган) – ТРның атказанган табибы;

Р.А.Галиәхмәтов (1959 елда туган) – икътисад фәннәре докторы;

Ф.М.Гыйльметдинов (1943 елда туган) – баянчы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

К.Х.Гыйльфанов (1952 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор;

Э.М.Закирова (1955 елда туган) – ТРның атказанган хезмәткәре;

В.Ш.Имамов (1954 елда туган) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Х.Латыйпов (1925 – 2000) – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

М.С.Сәләхов (1928 елда туган) – ТАССРның һәм РСФСРның атказанган зоотехнигы, Ленин орднеы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, “Уңыш” колхозы рәисе (1955 – 1989 еллар);

Р.С.Салихҗанов (1949 елда туган) – ТАССРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1983 елдан), Шәймәрдәнов исемендәге колхоз җитәкчесе;

Т.Э.Тальдаев (1928 – 2008) – ТРның атказанган укытучысы, РФнең халык мәгарифе отличнигы;

Р.Ш.Тимергалин (1928 – 1999) – журналист, тәрҗемәче, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Н.С.Тимеров 91950 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Ш.Ш.Шәймәрдәнов (1890 – 1939) – дәүләт эшлеклесе, Татар Үзәк Башкарма комитеты рәисе (1925 – 1927 еллар), ТАССР Халык комиссарлары рәисе (1927 – 1928 еллар), 1967 елда авылда Ш.Шәймәрдәновка һәйкәл ачыла.

Халык саны

1795 елда – 486,
1859 елда – 1165,
1870 елда – 807,
1884 елда – 1712,
1897 елда – 1909,
1906 елда – 2034,
1913 елда – 2038,
1920 елда – 2169,
1926 елда – 1885,
1938 елда – 1198,
1949 елда – 752,
1958 елда – 1073,
1970 елда – 1046,
1979 елда – 947,
1989 елда – 717,
2002 елда – 663,
2010 елда – 677,
2015 елда – 673 кеше (татарлар).