Тарихы

Поселок 1707 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, киез, киез итек басу.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында поселокта мәчет (1814 елдан билгеле), икмәк саклау-сату кибете бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1174 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш райолнында.

Хәзер Әтәс авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта  “Эскадрон” колхозы оештырыла. 1950 елларда “Игенче” колхозы (Әтәс авылы) составында.

Халкы күбесенчә “Чәчер” ябык акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1962 – 1977 елларда поселокта башлангыч мәктәп була.

Поселоктан 7 км көньяк-көнчыгыштарак, Ананьино һәм Пьянобор культураларына караган Чынык авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

К.Р.Идрисова (1958 елда туган) – ТРның атказанган социаль яклау хезмәткәре;

Р.Г.Хәкимов (1921 – 2005) – ТАССРның атказанган агрономы, “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 145,
1859 елда – 229,
1870 елда – 208,
1884 елда – 209,
1897 елда – 269,
1906 елда – 316,
1913 елда – 278,
1920 елда – 307,
1926 елда – 175,
1949 елда – 206,
1958 елда – 115,
1970 елда – 115,
1979 елда – 74,
1989 елда – 45,
2002 елда – 43,
2010 елда – 34,
2015 елда – 41 кеше (татарлар).