Тарихы

Авыл 1745 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Чуганы исеме белән билгеле.

Халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, кәрзин үрү, пристаньда көнлекле эш.

XX йөз башында авылда мәчет (1832 елдан билгеле), мәктәп, икмәк пристане була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 955 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Актанышбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ирек” колхозы оештырыла. 1954 елда “Үзәк” колхозы составында (Актаныш авылы). 1995 елдан “Үзәк” кооперативлары берләшмәсе, соңрак “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (бина 1986 елда төзелә), клуб (биналар 1975 елда, 2016 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Х.И.Гыйльфанов (1929 – 1983) – галим агроном, “Татарстан” колхозы рәисе (1973 – 1983 еллар), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Р.Ә.Камилҗанов (1941 – 2004) – ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

И.Г.Халитов (1919 – 2005) – виолончельче, педагог, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

А.А.Якупов (1953 елда туган) – ТРның атказанган механизаторы, өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 145,
1858 елда – 527,
1870 елда – 542,
1906 елда – 546,
1920 елда – 599,
1926 елда – 427,
1938 елда – 425,
1949 елда – 318,
1958 елда – 324,
1970 елда – 279,
1979 елда – 236,
1989 елда – 186,
2002 елда – 186,
2010 елда – 160,
2015 елда – 194 кеше (татарлар).