Тарихы

Авылга XIX йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Вурмандеева исеме белән дә мәгълүм.

Башта бу авыл урынында Берёзовый овраг авылы урнаша, XIX йөз уртасында аның белән янәшә яңа күчеп килүчеләр урнаша. 1858 елда ике авылда 4 хуҗалык исәпләнелә, соңыннан алар берләшә. 1860 елларда авылга чукындырылган чуашлар һәм хәрбиләр күчерелә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм кырчылык.

1898 елда авылда укырга-язарга өйрәтү чуаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1900 елда 28 ир бала һәм кыз бала укый, 1915 елда – 64 ир бала һәм 6 кыз бала).

XX йөз башында авылда 2 тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1305 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Саурыш авылының Христово-Рождество чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Урмандәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда 2 колхоз оештырыла: Ленин исемендәге һәм “Трудовой”. 1930 елда “Трудовой” колхозы составына “Заря” колхозы (Заря поселогы) керә. 1931 елда Ленин исемендәге һәм “Трудовой” колхозлары “Комбайн” колхозына берләштерелә.

1932 елда аның составына “КИМ” колхозы (Сидулово-Ерыклы авылы) керә, берләштерелгән колхоз “Ударник” исемен ала (үзәк утар Урмандәй авылында). 1934 елда колхоз “КИМ” (Сидулово-Ерыклы авылы), “Ударник” (Урмандәй авылы) һәм “Трудовой” (Заря поселогы) колхозларына бүленә.

1950 елда “КИМ”, “Ударник”, “Трудовой” һәм Сталин исемендәге (Восток поселогы) колхозлар Сталин исемендәге колхозга берләшәләр. 1961 елда − ”Путь к коммунизму”, 1963 елда Карл Маркс исеменә үзгәртелә, 1988 елда 2 колхозга бүленә: “Заря” (1994−2001 елларда “Заря” күмәк предприятиесе) һәм Карл Маркс исемендәге (1995−2005 елларда Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие). 2001 елда “Заря” күмәк предприятиесе Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие составына керә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермерлык хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Бөек Ватан сугышына кадәр авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елларда − тулы булмаган урта, 1958 елда – башлангыч мәктәпкә, 1995 елда башлангыч мәктәп − балалар бакчасына үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авыл янында уеп ясалган аркалы һәм куфи язулы XIV йөз кабер ташы сакланган Болгар каберлеге бар.

Шулай ук монголларга кадәрге Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда истәлекләре табыла (2 авыллык).

Күренекле кешеләре

И.П.Егоров (1943 елда туган) – прозаик, СССР Язучылар берлеге әгъзасы;

М.А.Михеев (1935−2006) – Социалистик Хезмәт Герое, ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены кавалеры, СССР Югары Советы депутаты (1988 елда), Нерюнгри шәһәренең мактаулы гражданы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган төзүчесе;

М.П.Сениэль (Егоров) (1940−2014) – шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 39,
1897 елда – 734,
1908 елда – 931,
1920 елда – 813,
1926 елда – 932,
1938 елда – 720,
1949 елда – 887,
1958 елда – 709,
1970 елда – 814,
1979 елда – 821,
1989 елда – 574,
2002 елда – 495,
2010 елда – 578,
2015 елда – 530 кеше (чуашлар).