Аның нигезендә дәүләт хакимияте органнары оештырыла һәм эшли. Дәүләт территориясе өлкә, провинция, губерна, округ, штат, департаментларга һ.б. бүленә.

Тарихы

Идел буе Болгар дәүләтендә X–XIII йөзләрдә административ-территориаль бүленешнең төп берәмлеге буларак феодаль биләмә – билек, бәклек, Алтын Урдада (XIII–XV йөзләр) – олыс, Казан ханлыгында (XV–XVI йөз уртасы) даруга тора.

Казан ханлыгы Рус дәүләтенә буйсындырылгач, аның территориясе Казан, Арча, Тау һәм Болын якларына бүленә. XVI йөзнең 60–70 нче елларында өязләр булдырыла, шулай ук даругалар сакланып кала.

1708 елда Казан губернасы барлыкка килгәч, даругалар бетерелә һәм территория воеводстволарга, провинцияләргә (1719 елдан), өязләргә (1775 елдан) бүленә.

Татарстанда административ-территориаль бүленеш

1920 елда ТАССР оештырылгач, аның территориясе 10 кантонга һәм алар карамагындагы 125 өязгә бүленә.

СССРда административ-территориаль реформа барышында (1923–1929) ТАССРда кантоннар һәм өязләр бетерелә һәм районнар оештырыла.

1930 елда 45 район һәм алар карамагында 2133 авыл советы исәпләнә. Аларның саны үзгәреп тора: 1934 елда – 43 район һәм 2074 авыл советы, 1935 елда – 60 һәм 1695, 1938 елда – 63 һәм 1663, 1944 елда – 70 һәм 1681.

1952 елның маенда ТАССР Казан һәм Чистай өлкәләренә, 1953 елның февралендә шулай ук Бөгелмә өлкәсенә (Чистай өлкәсеннән аерылып чыга) бүленә, ә 1953 елның апрелендә өлкәләр бетерелә.

Район һәм авыл советларының иң аз вакыты 1963 елга туры килә: 17 һәм 766. Соңрак аларның саны арта бара.

2007 ел башына ТРда 57 административ-территориаль берәмлек, шул исәптән 43 район һәм республика карамагындагы 14 шәһәр, районнар карамагындагы 7 шәһәр, шәһәр тибындагы 19 поселок, 916 авыл җирлеге исәпләнә.

Шулай ук кара: Муниципаль берәмлекләр.

Автор – М.Р.Мостафин