Биографиясе

1943 елның 11 мае, Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәре – 2012 елның 15 апреле, Казан.

Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесен (элек Строганов исемендәге) тәмамлаганнан соң (1975), ТР сәнгать фондында эшли, 1979–1982 елларда – баш рәссам. 1985 елдан «Ирек» иҗат остаханәсе (Казан) рәссамы.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983).

Башмаков И.Н. Металл эретүче. 1987

Металл, эретеп ябыштыру, чүкү. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

И.Н.Башмаков металл пластикасы, скульптура, зәркән сәнгате әсәрләре иҗат итә. Җәмәгать биналары интерьерлары (металлдан дивар паннолары, яктырткычлар, эмблемалар, төрле композицияләр) бизәлеше авторы.

Әсәрләренең тематикасы һәм жанрлары күптөрле: анималистика, иске Казанның архитектура күренешләре, символик-аллегорик композицияләр, татар фольклоры образлары. Әсәрләре абстракт элементларның реалистик формалар белән үрелеп баруы, композицияләрнең динамикалы булуы белән аерылып тора.

Төп әсәрләре:

  • Мәскәүдәге Олимпия авылындагы рестораннар комплексы өчен люстра (1975);
  • Лейпциг шәһәрендәге Халыкара сәүдә-сәнәгать ярминкәсендә СССР павильонының ТАССР экспозициясендә карта рәвешендәге панно (1980);
  • Әфганстанда һәлак булган сугышчылар истәлегенә Чистай шәһәрендә «Торналар» дип исемләнгән һәйкәл (1989);
  • «Казан – шагыйрьләр каласы» декоратив рельефлар сериясе (1990);
  • Казан ипподромы капкасы алдында «Җайдак» сыны (1993);
  • Раифа монастыре диварында манара очындагы «Быргыда уйнаучы фәрештә» дип аталган (1998) сын;
  • Казанның Тукай мәйданында «Су анасы» дип исемләнгән фонтан сыны (1998) һәм монументаль бизәлеш композициясе (1999);
  • Казанда уздырыла торган Ф.Шаляпин исемендәге фестивальгә багышланган истәлек медальләре сериясе (1980–1990 еллар);
  • Г.Тукай әсәрләре мотивларына нигезләнгән фигуралар белән бизәлгән шәмдәлләр сериясе (1999); 
  • Казан университетының икенче биек бинасы каршындагы «Шар» фонтан-сыны;
  • Казан метрополитенының «Сукно бистәсе» станциясендәге декоратив фонарьлар сериясе (2005),;
  • «Корстон» кунакханә-сәүдә комплексы бинасы каршындагы «Җил» сыны (2007) һ.б.

Башмаков И.Н. Тукайга багышлау. 1986–1991

"Казан – шагыйрьләр каласы" сериясе. Металл, эретеп ябыштыру, чүкү. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Башмаков И.Н. Җәлилгә багышлау. 1986–1991

"Казан – шагыйрьләр каласы" сериясе. Металл, эретеп ябыштыру, чүкү. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз («Без коммунизм төзибез», 1981), бөтенроссия (РСФСР монументаль рәссамнарның 3 нче күргәзмәсе, 1977) һәм республика (1968 елдан) күргәзмәләрендә, гамәли бизәлеш сәнгате рәссамнарының Сиэтл шәһәрендә үткәрелгән халыкара симпозиумында (АКШ, 1994) катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сәнгать музеенда, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Милли мәдәният музеенда, ТР Милли музеенда, Россиядәге һәм чит илләрдәге (Польша, АКШ) шәхси тупланмаларда саклана.

Башмаков И.Н. Фатыйма белән сандугач. 1999

“Г.Тукай” шигърияте” сериясе. Бакыр. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Б.Урманче исемендәге республика бүләге лауреаты (2003).

Автор – Е.П.Ключевская