Гомер еллары: 1546 ел – 1566 елның 11 июне.

Үтәмешгәрәй – Сафагәрәй хан белән Сөембикәнең улы, Нугай бәге Йосыфның оныгы.

Әтисенең көтелмәгән вафатыннан соң өч яшьлек хан дип игълан ителә. Чынлыкта идарәче Сөембикә була.

1551 елның җәендә Казанның Мәскәү яклы аксөякләре тарафыннан тәхеттән төшерелә. Казанның яңа хөкүмәте анасы Сөембикә белән бергә аны Иван IV карамагына тапшыра, 1551 елның 11 августында аларны Мәскәүгә озаталар.

Үтәмешгәрәйнең бабасы Йосыфның кызын һәм оныгын кире кайтару омтылышы уңышсыз тәмамлана.

1553 елда Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырыла.

Мәскәүдә Архангел соборында җирләнә.

Чыганак

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. Казань, 2006.

Әдәбият

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Р.Вәлиуллин