- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: 1340 тирәсе – 1370 тирәсе, Кырым.
Үзбәк хан улы (оныгы дигән мәгълүмат та бар).
Алтын Урдада тәхет чуалышлары барган елларда идарә итә. Мамай бәк ярдәмендә 1361 елның язында Кырым ханы дип игълан ителә. 1362 елның җәендә Мамай белән бергә Алтын Урда ханы Мөридкә каршы көрәшә, Сарай әл-Җәдид, Азак шәһәрләрен ала, үз исеменнән акча суктыра.
Сарай аксөякләре арасында яклау тапмый. Шул ук елда Мөрид хан Күк Урда гаскәре ярдәмендә аны тәхеттән куа.
1363 елда Абдуллаһ хан кабат Сарай әл-Җәдидне яулап ала; соңрак Булат Хаҗи хан тарафыннан аннан куып җибәрелә.
1363–1368 елларда Кырымда Мамай ставкасында. Анда баш идарәче Мамай үзе була, идарә итүче дип формаль рәвештә Абдуллаһ хан санала.
1368 елның ахыры – 1369 елның башында Абдуллаһ хан кабат Сарай әл-Җәдид тәхетенә утыра.
Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М.–Л., 1950.
Куликовская битва. М., 1980.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.