1968 елда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак ачыла. 1999 елдан Казан энергетика институты, 2000 нән хәзерге исемендә.

Университет составында — җылылык энергетикасы; электр энергетикасы һәм электроника; икътисад һәм цифрлы технологияләр; өстәмә һөнәри белем институтлары; энергетика проблемалары фәнни-тикшеренү институты, шулай ук дәүләт бюджет фәнни-тикшеренү эшләре бүлеге, «Энергия» яшьләр инновацион үзәге, «Перспективалы энерготехнологияләр үзәге» фәнни үзәге, «Компьютер модельләштерү һәм энергетика төзелеше өлкәсендә инжиниринг» инжиниринг үзәге.

Университет инженер-энергетиклар әзерли, 1990 еллар уртасыннан укыту 10 белгечлек буенча, 1996 елдан икътисад һәм менеджмент буенча башкарыла, 2000 елдан – күппрофильле югары уку йорты. Хәзерге вакытта университетта бакалаврлар һәм магистрлар әзерләүнең 14 юнәлеше буенча һәм 11 юнәлештә көндезге, кичке һәм читтән торып уку формалары буенча белгечләр (31 белгечлек) әзерләү эше алып барыла.

2018/2019 уку елында университетта 10 меңнән артык студент, 460 тан артык укытучы, шул исәптән 75 фән докторы һәм 284 фән кандидаты, шул исәптән энергетика галимнәре (Г.Н.Марченко, В.Н.Подымов, А.И.Гурьянов, В.Г.Олимпиев, А.Б.Шиһапов, Р.Г.Идиятуллин, М.А.Таймаров, А.И.Федотов, К.Х.Гыйльфанов), төрле техник фәннәр (В.Н.Шәрифуллин, О.С.Сироткин, А.Г.Лаптев, Ю.В.Ваньков, Ф.И.Гарифҗанов, Р.Ш. Гыймадиев, А.Я.Чилап), физика-математика (С.А.Григорян, Б.П.Смоляков, И.М.Сөләйманов, В.А.Белавин, Н.И.Москаленко, А.Р.Мөхетдинов, Ф.М.Гомәров, Н.Д.Якимов, В.Л.Матухин, Ю.Г.Кубарев, Ю.Я.Петрушенко, В.К.Козлов, В.Ю.Белашов, А.В.Голенищев-Кутузов), химия (А.А.Чичиров, Н.Д.Чичирова), экология (Р.Х.Тукшаитов), гуманитар фәннәр (Э.Ә.Тайсина, Г.У.Матушанский, Н.М.Мөхәррәмов, М.А.Нугаев, Ю.Р.Хәйруллина) буенча белгечләр эшли.

Ю.Г.Нәҗмиев җитәкчелегендә җылылык массасы алмашу һәм җылылык энергетикасы буенча, В.А.Голенищев-Кутузовның электроника һәм электротехника өчен перспектив материаллар һәм приборлар буенча тикшеренүләре халыкара танылу алды.

«Вестник Казанского государственного энергетического университета», «Известия высших учебных заведений. Проблемы энергетики» журналлары чыгарыла. Директорлары һәм ректорлары: Ф.З.Тинчурин (1976–1994), Ю.Г.Нәҗмиев (1994–2005), Ю.Я.Петрушенко (2005–2011), Э.Ю.Абдуллаҗанов (2011 елдан).