Тарихы

Авыл 1710−1711 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Әтәс исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, башкорт кердәшләр (припущениклар) һәм типтәрләр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чыпта сугу һәм зәргәрчелек, Уфа губернасы Минзәлә өязендә сәүдә итү таралган була.

1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1060,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Салауш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 ның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Песәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Нариманов исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда Тукай исемендәге (Тукай авылы) һәм “Кызыл Йолдыз” (Песәй авылы) колхозлары белән Тукай исемендәге колхоз булып берләшәләр. (колхоз идарәсе Песәй авылында). 1999 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (кырчылык).

Мәдәният

Клуб бар (бинасы 1964 елда төзелгән).

Күренекле кешеләре

Р.М.Вәлиев (1938 елда туган) – хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, ТАССРның, РФнең атказанган хокук белгече.

Халык саны

1859 елда – 356,
1870 елда – 349,
1887 елда – 490,
1920 елда – 467,
1926 елда – 346,
1938 елда – 407,
1949 елда – 295,
1958 елда – 222,
1970 елда – 201,
1979 елда – 135,
1989 елда – 83,
2002 елда – 75,
2010 елда – 68,
2017 елда – 63 кеше (татарлар).